Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Котырган төлкеләр – авылда

Шушы арада гына Иж-Бәйки авылына төлкеләр килүнең өч очрагы булган иде. Аларның өчесе дә үтерелеп, баш миләре, тикшерү өчен, республиканың ветеринария лабораториясенә җибәрелде. Хакимиятнең кече залында район хакимияте җитәкчесе урынбасары Ришат Нурисламов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Илгизәр Халиков катнашында узган җыелышта сүз нәкъ менә...

Шушы арада гына Иж-Бәйки авылына төлкеләр килүнең өч очрагы булган иде. Аларның өчесе дә үтерелеп, баш миләре, тикшерү өчен, республиканың ветеринария лабораториясенә җибәрелде.
Хакимиятнең кече залында район хакимияте җитәкчесе урынбасары Ришат Нурисламов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Илгизәр Халиков катнашында узган җыелышта сүз нәкъ менә әлеге очрак турында барды. Лаборатория нәтиҗәләре ике төлкедә котыру авыруы булганлыгын раслаган. Шундый төлкеләрнең берсе Бәйкидәге бер хуҗалыкта булырга өлгергән. "Икенче көнне үк әлеге хуҗалыкта дезинфекция ясалды, гаилә әгъзаләренә прививкалар куелды, төлке белән сугышкан этләр атып яндырылды", - ди Илгизәр Халиков. Моннан тыш, әлеге авылдагы ферма таналарына да, шәхси хуҗалыктагы терлекләргә дә прививкалар куелган. Ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре тарафыннан халык арасында бу авыруның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында аңлату эшләре дә алып барылган. Ә котыру авыруы, чыннан да, бик куркыныч: кеше әлеге авыруны эләктергән очракта аны берничек тә коткарып калып булмый. "Бу авыру кешегә тешләү, төкерек аша йога. Бигрәк тә эт, песиләрнең котырган җанварлар белән бәйләнешкә керүеннән сак булыгыз. Песиләрегезне өйдә, этләрегезне бәйдә тотыгыз. Көннәр җылыну белән, күпләр хуҗалыкларындагы малларын утарга чыгару җаен карый. Бәйкидә булган очракны күз алдында тотып, малларыгызны тышка чыгарырга ашыкмагыз", - дип мөрәҗәгать итә Илгизәр Ринатович.
Белгечләр әйтүенчә, котыру авыруын йоктырган этләрнең башта бик иркә, ә төлкеләрнең бик хәйләкәр булып күренүләре бар. Тик бу беренче карашка гына шулай. Ветеринария хезмәткәрләренең: "Төлкеләрнең хәйләкәрлегенә бигрәк тә балаларның алдануы бар. Әти-әниләр үз балаларына җәнлекләр, этләрдән сак булырга кирәклеген бик тәфсилләп аңлатсыннар иде. Ә эт тешләгән очракта, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки төгәл диагнозны бары тик Казан һәм Тукай районы лабораторияләрендә уздырылган тикшерүләрдән соң гына куярга була", - дигән сүзләрен игътибарсыз калдырмасагыз иде, хөрмәтле газета укучыларыбыз! Алар бу сүзләрне безнең куркынычсызлыгыбыз турында кайгыртып әйтәләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев