Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Коткаручыларны бәйрәмнәр аеруча сагайта

Татарстанда 15 декабрьдән 2013 елның 10 январена кадәр янгынга каршы көчәйтелгән режим кертелде. Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозганнарга штраф күләмнәре дә арта. Мәсәлән, физик затларга - 2-4 мең, җаваплы затларга - 15-30 мең, юридик затларга 400-500 мең сум штраф каралган. Татарстан Хөкүмәте, гадәттә, янгынга каршы көчәйтелгән режимны янгын...

Татарстанда 15 декабрьдән 2013 елның 10 январена кадәр янгынга каршы көчәйтелгән режим кертелде. Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозганнарга штраф күләмнәре дә арта. Мәсәлән, физик затларга - 2-4 мең, җаваплы затларга - 15-30 мең, юридик затларга 400-500 мең сум штраф каралган.
Татарстан Хөкүмәте, гадәттә, янгынга каршы көчәйтелгән режимны янгын чыгу куркынычы көчле булган ике чорда кертә: берсе - җәй аеруча коры килгәндә, икенчесе - озакка сузылган Яңа ел бәйрәмнәрендә. Чөнки бу чорда кайберәүләр егылганчы, берничә көн айнымыйча эчеп бәйрәм итә, яткан урынында гына тәмәке тарта, электр приборларын, йорт һәм мунча мичләрен караучысыз калдыра. Болай бәйрәм итүләр еш кына янгын чыгу белән төгәлләнә. Ә бу янгыннарда балалар да һәлак булса, аеруча кызганыч. Шуңа күрә янгын сүндерүчеләрне Яңа ел бәйрәмнәре аеруча сагайта.
Декабрьдә һава температурасы 30-35 градуска кадәр түбән төшү сәбәпле, республикада янгыннар ешайды. 13 декабрьдә генә дә Татарстанда 6 кеше янгыннарда һәлак булды. Бу фаҗигаләрнең сәбәбе - суык көннәрдә фатир-йортларны җылыту өчен электр приборлары куллану, мичләрнең төзек булмавы, ут белән сак эш итмәү. Еш кына электр җылыткычлары кулдан гына ясалган була әле. Соңгы көннәрдәге салкыннарда районда янгыннар булмаса да, сөенергә иртәрәк, кыш әле башлана гына.
Быел районыбызда 26 янгын чыкты, аларда 4 кешенең гомере өзелде. Янгыннарда 19 төрле корылма, бина, йортлар күмергә әйләнде. Барлыгы 3 млн 300 мең сумлык зыян килде. 6 янгын очрагының дүртесе хуҗаларның исерек хәлдә ут белән саксыз эш итүе нәтиҗәсендә килеп чыккан. Мондый фаҗигаләр булмасын өчен, без райондашларны кышкы чорда, бигрәк тә бәйрәм көннәрендә ут белән аеруча сак эш итәргә, күршеләрегездә исерекләрне җыеп, кәеф-сафа корып утыручыларга, ягарга утыннары булмыйча кыш буе электр җылыткычларыннан гына файдаланучыларга карата игътибарлырак булырга, бу турыда участок вәкилләренә хәбәр итәргә чакырабыз. Коткаручылар һәр йортка кереп тикшереп йөри алмыйлар. Әгәр сез күршегездә янгын чыгу куркынычы булуы турында белсәгез, полициягә яки янгын частена хәбәр итүдән кыенсынмагыз. Бу хәбәрегез сезне дә зур янгыннардан коткарып калырга мөмкин бит.
Бигрәк тә, чыршы бәйрәмнәре хәвеф-хәтәрсез генә үтсен өчен, гап-гади генә булган түбәндәге кагыйдәләрне төгәл үтәвегез сорала:
чыршыга электр гирляндаларының, бина эченә төрле иллюминацияләрнең заводта эшләнгәнен генә элегез; чыршы тирәсендә бенгаль уты, шәм белән йөрүгә, бина эчендә пиротехника җиһазларын куллануга юл куймагыз; балкон-лоджиялардан салют җибәрмәгез; бәйрәм булган бүлмәләрдә утны бөтенләй сүндереп куймагыз. Соңгы елларда халык Яңа ел бәйрәмен шартлачкычлардан башка күз алдына да китерми. Әмма күпләр кулларына нәрсә алганын белмичә, аны ничек кулланырга икәнен укымыйча да аларны шартлата. Ләкин болай саксыз эш итүләр кайчак фаҗига белән тәмамлана. Пиротехника җиһазларының савытында ничек кулланырга кирәклеге турында рус телендә язуы, куллану вакыты һәм сертификаты булганнарны гына алыгыз.
Хөрмәтле райондашлар! Коткаручылар барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйлар. Без исегезгә төшергән янгын куркынычсызлыгының гади генә кагыйдәләрен төгәл үтәсәгез, бәйрәмнәр дә бәла-казасыз узар. Үзегезне дә, якыннарыгызны да, күршеләрегезне дә янгыннардан саклагыз! Яңа ел бәйрәмнәре фаҗигаләрсез үтсен!
Айрат Шәйдуллин,
Әгерҗе районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев