Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Көчле рухлылар

Тирсә авылындагы XXII партсъезд исемендәге колхозда эшләгән Татарстанның атказанган зоотехнигы Һәдия Төхвәтуллина фаҗигале төстә вафат булгач, аның ике улы - ятим, ә сукыр әнисе ярдәмчесез ялгыз калды. Ул вакытта олы улы Аликка - 19, төпчеге Хәмиткә 10 яшь иде. Малайларга әниләрен югалту тау күтәрмәс олы хәсрәт булды. Әтиләре дә икенче...

Тирсә авылындагы XXII партсъезд исемендәге колхозда эшләгән Татарстанның атказанган зоотехнигы Һәдия Төхвәтуллина фаҗигале төстә вафат булгач, аның ике улы - ятим, ә сукыр әнисе ярдәмчесез ялгыз калды.
Ул вакытта олы улы Аликка - 19, төпчеге Хәмиткә 10 яшь иде. Малайларга әниләрен югалту тау күтәрмәс олы хәсрәт булды. Әтиләре дә икенче гаиләдә яши иде. Алик армиягә киткәч, әби белән Хәмитне Әкълимә апалары үз канаты астына сыйдырды. Ә хезмәт срогын тутырып кайткач, Алик күрше кызы Фирдания белән гаилә корып җибәрде һәм яшьләр якыннарын үзләре янына алдылар. Ул вакытта Төхвәтуллиннар икесе дә "Сельхозтехника" берләшмәсендә эшләделәр. Алик - шофер, Фирдания - бухгалтер. Тормышлары да гөрләп барды. Гаиләне тагын да ныгытып, бер-бер артлы уллары Илназ, кызлары Гөлназ туды.
Ул елларда берләшмәдә шоферларның эше бик тынгысыз иде. Алик көне-төне юлда булды. Балалар да, йорт мәшәкатьләре дә Фирдания җилкәсенә төште. Яшь вакытта тормыш авырлыгы сизелми. Фирданиянең дә беркайчан эш күплектән зарланганы булмады. Ә Аликның аз гына буш вакыты булдымы, ул Мәдәният йортына ашыкты. Чөнки авылда узган бер генә концерт-кичә дә Аликның җырлавыннан башка узмый. Әнә ул, ничек моңлы итеп "Мәтрүшкәләр" җырын суза:
Тирән сагынудан уйчанланган
Күз карашым сезгә төбәлгән.
Әйтегезче миңа, мәтрүшкәләр,
Ни әйтергә әнкәм теләгән?..

Зал тын да алмый җыр тыңлый. Күпләрнең күзеннән мөлдерәмә яшь ага... И, язмыш, нигә мәрхәмәтсез булдың син шушы балаларга?
Алда әле сынаулар тагын көтеп торган икән аларны. Әлмәттә физкультурачылар әзерли торган техникумны тәмамлап кайткан Илназ кичен яшьләр белән күңел ачарга чыгып киткән җиреннән юл-транспорт фаҗигасенә юлыга. Айлар буе хастаханә юлын таптауның әллә ни файдасы булмый. Уллары аякка баса алмый. Илназны өйгә алып кайталар. Алик шоферлык эшен ташлый. Илназны аякка бастыру өчен ниләр генә эшләми ул: төрле күнегүләр эшләтә, массаж ясый. Әти-әнисенең тырышлыгы, үзенең үҗәтлеге нәтиҗәсендә Илназ, аякка басып, әкренләп йөри башлый.
Әмма сөенечле көннәр озакка бармый шул. Табиблар Илназга тулысынча аякка басу өчен операция кирәклеген әйтәләр. Әмма ул көткән нәтиҗәне бирми, Илназ тагын хәрәкәтсез кала. Йокысыз төннәр, яңадан улларын аякка бастыру өчен җан-фәрманга тырышулар башлана. Хәзер Төхвәтуллиннар гаиләсендә тәүлекнең һәр сәгате минутлап бүленгән. Алар төгәл режим белән яшиләр. Шунсыз булмый да, чөнки Илназга аерым тәрбия кирәк. Әти-әнисенең тырышлыгы белән Илназ утыра алырлык хәлгә килә. Хәзер ул илдәге бөтен яңалыкларны телевизор, компьютер, Интернет аша белеп тора. Егет заман белән бергә атларга тырыша.
Алик үпкәләмәсен, без аны яшьрәк чакта кызу канлы дип белә идек. Чынлыкта исә ул үзен олы йөрәкле, сабыр, бала, гаилә җанлы итеп күрсәтте. Улына даими тәрбия кирәк булу сәбәпле, аның эш урыны юк, әмма Алик эшсез ятуның ни икәнен дә белми. Алтын куллы остага авылдашларымның күбесе өендә ремонт ясату, каралты-кура төзекләндерү, сантехника урнаштыру буенча мөрәҗәгать итә. Аның иртә яздан кара көзгә кадәр һәр көненә эш билгеләнгән. Фирдания исә йорт учагының җылысын сүндермичә, кырык төрле мәшәкатьне башкарып, тәмле ашларын пешереп һәрберсенең күңелен күреп яши. Беркайчан төшенкелеккә бирелгән чагын күрмәссең аның.
Бу гаиләне тормыш авырлыклары сындыра алмады. Киресенчә, сынаулар аларны тагын да бер-берсенә якынайтты. Гаиләләренә яңа нур булып Гөлназның ире Дима һәм аларның ике баласы Саша һәм Данил кушылды. Әнә шуларга куанып яши бүген Алик белән Фирдания. Нык, түзем, сабыр, көчле рухлы булганнары өчен хөрмәт итәм мин аларны.
Зәкия ХӘТБУЛЛИНА.
Тирсә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев