Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Көтү чыкты иркен болыннарга

    Бүген - бәйрәм. Нинди дисезме? Авылларда көтү чыкты бүген. Бу бәйрәмме инде диярсез кайберләрегез. Әйе, бәйрәм. Чөнки озын кышларны абзарда хайваннары арасында кайнашып уздырган авыл халкы бу көнне зарыгып көтеп ала. Юк, кешеләр генә түгел, маллар да көтә бу вакытны. Әнә, бер атна иртәрәк көтүгә киткән агрофирма сыерларын чыбыркы шартлатып...

    Бүген - бәйрәм. Нинди дисезме? Авылларда көтү чыкты бүген. Бу бәйрәмме инде диярсез кайберләрегез. Әйе, бәйрәм. Чөнки озын кышларны абзарда хайваннары арасында кайнашып уздырган авыл халкы бу көнне зарыгып көтеп ала.
    Юк, кешеләр генә түгел, маллар да көтә бу вакытны. Әнә, бер атна иртәрәк көтүгә киткән агрофирма сыерларын чыбыркы шартлатып куган тавышка абзардагы малкайлар да мөгрәп куя, чылбырларын чылтыратып бер урында таптана башлаганнар иде. Хуҗабикәләр аларны "тиздән сезне дә яшел болынлыклар көтә, түзегез", дип тынычландырып тордылар.
    Иртәгә көтү чыгасы дигән көнне авыл җирлеге Советы, халык белән очрашып, җыелыш уздыра. Гадәттә, күп авылларда көтүне чират буенча көтәләр. Кемнең бер сыер икән - бер, икәү икән ике көн көтүгә чыгасың. Ә менә Тирсәдә күп еллар инде көтүне ялланып көтәләр. Сергей-Розалия Малыгиннар быел да авылдашларының шәхси хуҗалыкларындагы 80 баш сыер өчен җавап бирәчәкләр. Аларга һәр хуҗа ай саен 500 сум акча түли. 4 ай көтү чыкса, бер сыерлы хуҗалыктан 2000 сум акча чыга дигән сүз. Уйлап карасаң, зур сумма түгел бу. Чөнки үзең көтүгә чыксаң да, азык-төлеккә күпме акча китә. Ә кызу кояш яки яңгыр астында көн уздырулары, "сулга" йөрергә яратучы малкай артыннан чабулар мең газапка тиң бит ул.
    Ә сарык көтүләре юк диярлек инде хәзер авылларда. Күпләр аны асрап мәшәкатьләнмиләр дә. Исәнбайда, мәсәлән, әле сарыклы хуҗалыклар бар барын. Алар да сыер көтүе белән бергә йөриләр. Варкләд-Бодьяда аерым сыер һәм сарык көтүләре бар икән. Эшчән удмуртлар бу яктан үрнәк татар авылларына.
    Иң авыры беренче көнне көтү көткән кешегә. Иртәнге сәгать 5тә чыбыркысын шартлатып көтүче авыл башына китә. Һәй-һәйләп, "әйдәгез, малкайлар" дигән тавышка хуҗалар бер-бер артлы сыер-таналарын чыгара башлыйлар. Ә йокысыннан торалмыйча сыерын саварга җитешмәгән ялкау хуҗабикә көтү чыгып беткәч кенә малкаен болынга үзе төшерергә мәҗбүр була. Беренче көнне көтүдә сыерлар тынгысызрак була. Алар гел йөреп торалар, иртәрәк кайтып китү өчен качу ягын чамалыйлар, уҗым басуларына керергә тырышалар. Әмма көтүче һәрчак уяу булырга тиеш. Чөнки аның карамагында күпме баш мал. Аның бурычы - исән-имин малкайларны хуҗаларына алып кайту. Әле бозаулыйсы сыерны да, бәрәнлисе сарыкны да көтүчегә ышанып тапшырсалар...
    Ә кичен көтү каршылаган урын Сабантуйны хәтерләтә. Апа-абыйлар белән бергә сәпидкә атланган малайлар да, кулына чыбык тоткан кечкенә кызларны да очратырга була анда. Көнбагыш чиртә-чиртә китә гөр-гөр сөйләшү, яңалыклар белешү. Чү, чыбыркы шартлаткан тавыш ишетелә түгелме? Ерактан ук тезелешеп сыерларның кайтканы күренә. Тәмле телле хуҗабикәләр сөтлебикәләрен "кайтасыңмы, бәбкәем, әйдә, әйдә", дип яратып каршы ала. Ә менә бер урында тик тора белмәгән яшь таналар хуҗасын да танымый, йортны да белми. Күзенә ак-кара күренми чаба да чаба. Аның артыннан хуҗасы, аннан бала-чага иярә. Бик авырлык белән генә абзарга кертеп ябалар аны. Сарык-бәрәннәр белән дә шул ук хәл. Муенына таккан аллы-гөлле тасмалардан гына аерып була аларны. Соңрак инде көтү тормышы җайлана. Халык та вакытын белеп кенә малкаен каршыларга чыга. Әмма көтү каршылавы барыбер күңелле ул. Беренчедән, көне буе бакчада казынган хатын-кыз аз булса да ял итә. Ә, икенчедән, күпме яңалыктан хәбәрдар буласың.
    Ә көтү көтүнең тәмен беләсезме сез? Бу көнне әниләр көтүчегә дип иң тәмле ризыкларны әзерлиләр. Күтәреп булмастай сумканы аркага асып, бер кулыңа чыбыркы тотып сәгать 5тә йокың туймаган килеш болынга чыгып китәсең. Иртәнге сәгатьләрдә әле салкынча була. Күтәрелеп килгән кояшка карап ятасың, азрак черем дә итеп аласың. Аннан маллар кыймылдый башлагач, алга таба китәсең. Азрак торгач, әни җибәргән йомырка белән консервыны ашап тамак ялгыйсың. Учак ягып бәрәңге пешерергә, хуш исле үләннәр салып чәй кайнатырга да була. Эссе көнне суга да чумып чыгасың. Уйланасың, хыялланасың, иреннәр ярылганчы көнбагыш чиртәсең, гәзит-журнал актарасың, тирә-якны күзәтәсең... Ә без кечкенә чагында көтүгә мотоциклда йөрү өчен чыга идек. Әткәй бу көнне сүз әйтми, тимер атка утыр да рәхәтләнеп чап. Матайны көтүдә иярләргә өйрәндек тә инде без. Әле бер елны шул матай янында кайнашып сыерларыбыз да качкан иде. Әмма көтүдә ни кыланып йөрсәң дә, маллар ач кайтырга тиеш түгел. Иң яманы - кешедән "сыерның бүген сөте булмады, малларны бүлеп кенә тотканнар, ахры", дигән сүзне ишетү.
    Кояшта янган көтүчеләр арып-талып өйгә кайткач тәмле мич ашлары белән сыйлана, мунчада юына. Аннан башны мендәргә терәүгә татлы йокыга да таласың...
    Әмма көннәр гел кояшлы, ыспай гына тормый бит әле ул. Аның яңгырлы вакытлары да була. Бу көнне көтүгә чыккан кешегә Ходай түземлек бирсен. Ышыкланып торырга транспортың булмаса, киемнәрең сыгардай була инде. Көз көне дә көтү көтүе авыр. Көннәр кыска булса да, салкында туңып йөрисе килми.
    Әмма төшенкелеккә бирелмик әле. Авылларда көтү чыга гына башлады. Алда безне ямьле җәйләр, көтүгә чыгасы көннәр көтә. Бу вакытта бала-чага шәһәрдән кайтыр, әбиләр көтүгә чыгарга оныклар бар бит дип сөенеп торыр. Малкайларыбыз гына исән-сау булсын.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: