Кояш баткач идән юарга ярыймы?

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кояш баткач идән юарга ярыймы дигән сорауга җавап бирде
Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин кояш баткач идән юарга ярыймы дигән сорауга җавап бирде.
«Әниләр һәм әбиләр кич белән өй җыештырырга ярамый, дип әйтә. Бу дөресме?» - дип сорый укучылар.
Хәзрәт искәрткәнчә, диндә идәнне ничек юарга, киемнәрне кайсы ягын әйләндереп киптерергә кебек сорауларга аерым җавап юк.
«Мөһәммәд Пәйгамбәр кич белән кайткач өй җыештырган, чапанын юган, аны тегеп тә куйган», - дип сөйли.
Хәзрәт өлкәннәрнең сүзләрен тыңларга чакыра, аларның сүзләрендә зирәклек булуын искәртә. «Кич белән җыештырганда без барысын да күреп бетермәскә мөмкин. Киемне кире ягын әйләндереп элмәсәк, ул төсен югалтырга мөмкин», - ди ул.
«Кич белән өй җыештыруның гөнаһы юк. Җомга намазы, бәйрәм намазы вакытында гына өй җыештырырга, сату-алу белән шөгыльләнергә ярамый», - ди хәзрәт.
Чыганак: Интертат
Фото: pixabay.com
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.500
-
1 июль 2022 - 08:53Гүзәлем: «Гомеребезнең иң зур сәфәренә юл тоттык» Исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын7900
-
21 июнь 2022 - 16:43Әгерҗедән 100 яшьлек Маһинур Гобәшева сугыш еллары турында
-
15 июнь 2022 - 14:47Мәдәният ветераны Фаиз Мусин "Әгерҗе хәбәрләре" ретро-фотографиясе белән уртаклашты
-
29 июнь 2022 - 13:42Әгерҗедә балалар өчен Сабантуй үткәрделәр (ФОТО)Хәтта традицион ат чабышы да булды!40500
-
1 июль 2022 - 13:38Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.923001
-
28 июнь 2022 - 10:11Әгерҗедә Украинадагы махсус операциядән кайткан якташыбызны каршы алдылар Туганнары якын кешеләрен вокзал перронында каршы алды68600
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.56900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика