Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Красный борда “боз кузгалды“

Красный борда узган гражданнар җыенында район башлыгы Валерий Макаров әнә шундый сөенечле хәбәр җиткерде. Җыенда халык күңеленә хуш килердәй башка бик күп хәбәрләр дә яңгырады. Район башлыгының: - Чистарту корылмаларын проектлау эшенә 2 миллион сум акча бүленде. Ә 2016-17 елларда биредә яңа су чистарту корылмалары төзергә планлаштырабыз, - дигән сүзләрен...

Красный борда узган гражданнар җыенында район башлыгы Валерий Макаров әнә шундый сөенечле хәбәр җиткерде. Җыенда халык күңеленә хуш килердәй башка бик күп хәбәрләр дә яңгырады.
Район башлыгының:
- Чистарту корылмаларын проектлау эшенә 2 миллион сум акча бүленде. Ә 2016-17 елларда биредә яңа су чистарту корылмалары төзергә планлаштырабыз, - дигән сүзләрен халык алкышлар белән каршы алды.
Авыл җирлеге башлыгы Анатолий Лазарев исә үз чыгышында спорт яратучылар өчен шатлыклы хәбәр җиткерде.
- Салым акчаларына иске котельня ишегалдында хоккей мәйданчыгы ясау хыялыбыз бар иде. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе хоккей коробкасы бирде, - диде ул.
Авыл клубында да байтак кына ремонт эшләре башкарылган.
- "СтройГигант" төзүчеләре тәрәзәләрне, ишекләрне алыштырдылар, бәдрәфне ремонтладылар, ягу, канализация системаларын яңарттылар. Фасад ягы өлешчә ремонтланды. Керү ягында төзекләндерү эшләре әле дә дәвам итә. 4,5 миллион сумга ремонт эшләре башкарылды инде. Тик бинаның эчке өлешендә эшлиселәр күп әле, - диде Мәдәният йорты җитәкчесе Илсур Сабирҗанов.
- Ремонт эшләрен ахырына җиткерү өчен Хөкүмәттән акча сораячакбыз, - дип сөендерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Красныйборлылар елның-елында гражданнар җыенында мәчет һәм чиркәү төзү турындагы проблеманы да күтәреп килделәр. Быел боз урыныннан кузгалды. Участок хастаханәсенә бару уңаенда бик матур мәчет төзелүе, бинаның түбә астына кертелүе турында газетабызда хәбәр иткән идек инде. Мәчет төзелеше өчен янып-көеп йөрүче кардәшебез Рәшит абый Мөхәммәтдинов белән җыеннан соң төзелешне карап кайттык. Тәрәзәләр куйганнан соң мәчет тагын да нурланып, яктырып киткән.
- Аллаһ насыйп итсә, озакламый идәннәрен дә эшли башларга планлаштырабыз. Идәннәре җылы булачак. Түшәмен дә салкыннарга кадәр эшләп бетерәсе иде, - ди Рәшит абый. Ә менә мәчеткә керү юлын эшләтүдә район җитәкчелеге ярдәм итәчәк.
- Рәшит абый кебекләр үрнәгендә авылыгызда чиркәү төзү өчен дә янып-көеп йөрүчеләр булса, шәхсән үзем беренчеләрдән булып матди өлешемне кертәчәкмен. Сездән бары теләк һәм эшне башлау гына кирәк, - диде Валерий Макаров җыенда.
Красный бор халкының үзәгенә үткән тагын бер мәсьәлә җәмәгать мунчасының эшләмәве иде. Бу проблеманың да урыннан кузгалуын, шушы авылда туып-үскән эшмәкәрләр тырышлыгы белән мунчаның төзекләндерелә башлавы турында "Әгерҗе хәбәрләре"ндә язып чыктык.
- Бинаның түбәсен алыштырдык, койма белән әйләндереп алдык. Шушы көннәрдә эчке ремонт эшләренә тотыначакбыз, - дип хәбәр итте эшмәкәр Ирина Решетникова.
Сөенечле хәбәрләргә бай булган җыен күңелле нотада тәмамланды.
- 2016 елда Красный бордагы балалар бакчасына капиталь ремонт ясалачак. 7 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарырга уйлыйбыз, - диде Римма Гыйльметдинова.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев