Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Красный борда яңа чистарту корылмасы төзеләчәк

Елның-елында Красный борда гражданнар җыеннары халыкның зур активлыгы белән уза. Быел да алар Мәдәният йортын тутырып килгәннәр иде һәм сорауларны да бик күп яудырдылар. Ә район җитәкчелеге аларны яхшы хәбәрләре белән сөендерергә ашыкты. Хәбәрнең иң беренчесе - Красный борда суны чистарту корылмалары төзүгә кагылышлы. Елның-елында гражданнар җыенында Красный бор халкы...

Елның-елында Красный борда гражданнар җыеннары халыкның зур активлыгы белән уза.
Быел да алар Мәдәният йортын тутырып килгәннәр иде һәм сорауларны да бик күп яудырдылар. Ә район җитәкчелеге аларны яхшы хәбәрләре белән сөендерергә ашыкты. Хәбәрнең иң беренчесе - Красный борда суны чистарту корылмалары төзүгә кагылышлы. Елның-елында гражданнар җыенында Красный бор халкы үзәкләренә үткән әлеге проблеманы күтәрми калмады. Чөнки күпкатлы йортлардан агучы пычрак суның чистартылмыйча гына Кама елгасына төшүе бернинди кысаларга сыярлык түгел бит.
- Чистарту корылмаларын проектлау эшенә шушы көннәрдә 2 миллион сум акча бүленәчәк. Ә 2016-17 елларда биредә яңа чистарту корылмалары төзергә планлаштырабыз, - диде район башлыгы.
Красный бор мәдәният йорты да өлешчә ремонтланган: керү юлы, цоколь өлешчә төзекләндерелгән, тәрәзәләр, ишекләр алыштырылган, эчке якта да ремонт эшләре башкарылган. Тик эшлисе дә күп әле.
- Ремонт эшен ахырына җиткерү өчен, акча сорап, Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәчәкбез, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Җыенда башка яңалыклар да җиткерелде. Бу хакта "Әгерҗе хәбәрләре"ндә турылак материал дөнья күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев