Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Красный бордагы тернәкләндерү үзәген япмаслармы?

    Әгерҗелеләрнең иң яратып ял итә торган Красный бор тернәкләндерү бүлекчәсендә мин дә еш булам. Биредә, чын мәгънәсендә, җанга - шифа, тәнгә дәва аласың. Әле күптән түгел дә биредә ял итеп, сәламәтлегемне ныгытып кайттым. Көндезләрен дәвалау курслары уздык, ә кичләрен күңел ачу чараларында рәхәтләнеп ял иттек. Красный бор Мәдәният йортында мари...

    Әгерҗелеләрнең иң яратып ял итә торган Красный бор тернәкләндерү бүлекчәсендә мин дә еш булам. Биредә, чын мәгънәсендә, җанга - шифа, тәнгә дәва аласың.

    Әле күптән түгел дә биредә ял итеп, сәламәтлегемне ныгытып кайттым. Көндезләрен дәвалау курслары уздык, ә кичләрен күңел ачу чараларында рәхәтләнеп ял иттек. Красный бор Мәдәният йортында мари дуслар куйган концертны тамаша кылу бәхете дә елмайды. "Наз" приютында тәрбияләнүчеләр дә безне бик матур чарага дәштеләр. Гомер көзенә кереп баручы әбиләр булсак та, кичләрен дискотекада яшь чактагы кебек җилкенеп биеп тә алдык. Биредә кул эшләре белән шөгыльләнү өчен дә шартлар тудырылуы бик сөендерә безне. Бүлекчәдә эшләүче ачык йөзле, тәмле телле, кайгыртучан хезмәткәрләргә, ак халатлы шәфкать ияләренә газета аша рәхмәт җиткерәсе килә.

    Үзебезнең районда, табигатьнең иң матур почмагы булган Красный борда өлкәннәр өчен шундый тернәкләндерү бүлекчәсе булуына бик сөенеп йөргән көннәрдә безгә борчулы хәбәр килеп иреште. Имеш, тернәкләндерү бүлекчәсен ябарга җыеналар икән... Бу хәбәр дөресме икән? Шуңа ачыклык кертсәгез иде.

    Рима ЗАМАЛИЕВА.

    Әгерҗе шәһәре.

    Ххх

    Рима ханымның борчулы соравына "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ольга ЕРЕМИНА җавап бирә:

    - Чынлап та, оптимальләштерү кысаларында республикада күп кенә социаль-тернәкләндерү бүлекчәләре ябылды. Район җитәкчелеге ярдәме белән без Красный бордагы тернәкләндерү үзәген саклап кала алдык. Быел биредә капиталь төзекләндерү эшләре башкару өчен Татарстан Хөкүмәте акча да бүлеп бирде. Димәк, тернәкләндерү үзәге тиздән өлкәннәребезне тагын да матурланып, төзекләнеп каршы алачак. Биредә ял итү, сәламәтлекне ныгыту өчен дә шартлар яхшырак.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: