Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Красный борда халык җыены узды

Һәр елдагыча, Красный борда халык җыены халыкның активлыгы белән узды.

Җыен башланганчы, халык Пенсия фонды һәм социаль яклау идарәсеннән килгән белгечләргә үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук  район Мәдәният йорты фойесында тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе белән танышырга мөмкин иде. Сүз уңаеннан: әлеге күргәзмә бай һәм зәвыклы итеп әзерләнгән иде.  

Авыл җирлеге башлыгы Анатолий Лазарев ярты ел эчендә башкарылган эшләр белән таныштырды, үзара салым акчаларының нинди эшләргә тотылуын бәян итте. Аның “Экология” милли проекты  ярдәме белән Красный борда биологик чистарту корылмасы төзеләчәге хакындагы хәбәрен халык алкышлар белән кабул итте.

Район башлыгы Валерий Макаров чыгышыннан соң  халык җитәкчеләргә кызыксындырган сорауларын, проблемалы мәсьәләләрне җиткерде. Сорауларның күбесе халыкка медицина хезмәте күрсәтүгә кагылышлы булды. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы сораулар да яңгырады.

Красный  бор аерым посты начальнигы Алексей Ефремов янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерде һәм халыкны янгын кисәткечләр куйдырырга өндәде. Сигналлы  кисәткеч бүген 47 хуҗалыкта куелган.  Ул “Иң яхшы ирекле янгын сүндерүче” төбәкара бәйгесендә җиңү яулаган Александр Сухановка Диплом, Анатолий Лазаревка Россия гадәттән тыш эшләр министрлыгының ТР буенча  баш идарәсе исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев