Кредитны – кеше исеменә
Эчке эшләр бүлегенең штаб бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атнада районда административ хокук бозулар, җинаятьләргә кагылышлы 102 хәбәр теркәлгән. Түбәндәге фактлар буенча биш җинаять эше кузгатылган. • 6 январьда төнге сәгать бер тирәсендә Әгерҗедә яшәүче Г. урамда шәхси мөнәсәбәтләрне ачыклаганда гражданин С.га пычак белән кадый. Бәхеткә, җәрәхәт алучы исән кала....
Эчке эшләр бүлегенең штаб бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атнада районда административ хокук бозулар, җинаятьләргә кагылышлы 102 хәбәр теркәлгән.
Түбәндәге фактлар буенча биш җинаять эше кузгатылган.
• 6 январьда төнге сәгать бер тирәсендә Әгерҗедә яшәүче Г. урамда шәхси мөнәсәбәтләрне ачыклаганда гражданин С.га пычак белән кадый. Бәхеткә, җәрәхәт алучы исән кала.
• 7-16 январь аралагында гражданин Д., Әгерҗедә яшәүче Г.ның ишеген ватып кереп, әйберләрен урлап чыга.
• Узган елның 10 сентябрендә гражданин К., Әгерҗедәге бер сәүдә оешмасында ялган юл белән гражданин Л.ның паспортын алып, аның исеменә банк белән 31300 сумлык кредит килешүе төзи.
• 13 январьда берәү шәһәрдәге медицина учреждениесендә гражданка Г.ның сумкасын урлый. Ә анда алтын чылбыр, йөзек һәм акча була. Барлыгы 7900 сумлык зыян килгән.
• 23 январьда гражданин Н., шәһәрдәге бер чәчтарашханәгә кереп, 6 мең сумлык әйбер урлап чыга.
Узган атнада дүрт кинәт үлү, 16 юл-транспорт һәлакәте, бәхеткә, кешеләргә зыян килми, ике кәрәзле телефон урлау очрагы теркәлгән. 2 мәет табылган.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 18:14Нибары 44 яшь иде: танылган актер вафат... Туган көненнән соң нибары ике көн яшәп калган52900
-
3 март 2021 - 16:08Педагог-психолог Гөлчәчәк Ханова - республика конкурсы лауреаты Алга таба да уңышлар14700
-
3 март 2021 - 13:27Максим Галкинның татарча укуы Интернетны шартлатты (ВИДЕО) «Яңгыр, яу-яу!»18100
-
15 февраль 2021 - 09:34Варклед-Бодьяда Пилмән фестивале кунаклар җыйды
-
14 февраль 2021 - 16:30Район җитәкчелеге 100 яшьлек юбилярны котлады
-
2 март 2021 - 20:00Районыбызда «Туган телем - серле тел» конкурсының дипломантлары билгелеАлар безнең талантлар6000
-
4 март 2021 - 06:48Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.300800
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.109200
-
3 март 2021 - 18:14Нибары 44 яшь иде: танылган актер вафат... Туган көненнән соң нибары ике көн яшәп калган52900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика