Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Күренекле тарихчы Альта Мәхмүтова вафат

Ул Иж-Бубый тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертте

Татарның танылган хатын-кыз тарихчысы Альта Хаҗи кызы Мәхмүтова вафат. Бу хакта социаль челтәрләрдә тарихчының коллегалары хәбәр итте.

Безгә килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, Альта Хаҗиевна иртәгә туган авылында - Менделеев районы Бәзәкә авылында җирләнәчәк.

Альта Хаҗи кызы Мәхмүтова, 1933 елның 9 июнендә Менделеев районы Бәзәкә авылында туган. Тарихчы, Казан (Идел буе) федераль университеты укытучысы. Татар җәмгыятендә хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшүче, татар мәгърифәтчесе, мәгариф тарихы белгече.

1937 елның 9 июнендә ТАССРның Бондюг (1963 елдан Алабуга, 1985 елдан Менделеевск) районы Бәзәкә авылында туа. 1956-1965 елда Казан университетында укый. 1967–2010 елларда Альта Мәхмүтова Казан университетында укытучы, доцент була. 1971 елда «Борьба за женское образование у татар (90-е годы XIX века – 1917 год)» ( «Татарларда хатын-кыз белеме өчен көрәш (XIX гасырның 90 нчы еллары-1917 ел)») дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 2010 елның сентябреннән пенсиядә.

Альта Хаҗи Кызы киң җәмәгатьчелеккә XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башында татар тарихының мөһим һәм катлаулы битләрен яктырткан галим буларак яхшы билгеле. Хезмәтләре революциягә кадәрге татар мәктәпләре, җәдитчелек, хатын-кызлар хәрәкәте, патша хөкүмәтенең милли сәясәте тарихы мәсьәләләренә карый. Альта Мәхмүтова - тугыз китап һәм фәнни җыентыкларда, журналларда басылган күпсанлы мәкаләләр авторы. «Лишь тебе, народ, служенье» ( «Сиңа гына, халык, хезмәтем») китабы өчен Альта Хаҗи кызына Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге премиясе бирелә.

Альта Мәхмүтова татар гендер тарихы буенча иң зур белгеч булып санала. Ул Татарстан тарихчылары арасында микротарих өлкәсендә беренче тикшерүчеләрнең берсе.

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев