Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кризис безне куркытмый

Күп еллар авыл хуҗалыгында җаваплы урыннарда эшләгән, моннан биш ел элек "Йорт кошлары" ширкәте булдырып райондашларны тавык-чебешләр белән тәэмин иткән, хәзер нәселле сарыклар үрчетүче Кичкетаң фермеры Тәлгать МУЛЛАНУРОВның биләмәсе белән танышып кайттык әле. Колхоз беткәч ташландык хәлгә килеп баручы машина-трактор паркын танып булмый хәзер. Сер түгел, 90нчы елларда авылларда маллар...

Күп еллар авыл хуҗалыгында җаваплы урыннарда эшләгән, моннан биш ел элек "Йорт кошлары" ширкәте булдырып райондашларны тавык-чебешләр белән тәэмин иткән, хәзер нәселле сарыклар үрчетүче Кичкетаң фермеры Тәлгать МУЛЛАНУРОВның биләмәсе белән танышып кайттык әле.
Колхоз беткәч ташландык хәлгә килеп баручы машина-трактор паркын танып булмый хәзер. Сер түгел, 90нчы елларда авылларда маллар кимеп фермалар бушап калгач әлеге биналардан "җилләр исте".
- Әлеге паркны да шул хәл көтә иде. Кайбер урыннарын сүтә башлаганнар иде инде. Киләчәккә өмет белән яшәүче авыл малае буларак, бу мине бик борчыды. Шуннан әлеге 5 гектарга якын җирне, ташландык биналарны үземә алырга булдым, - ди Тәлгать абый.
Хәзер бер бина төзекләндерелеп беткән диярлек. Түбәләре алышынган, тәрәзәләр куелган, су скважинасы ясалган, сарыкларга "бүлмәләр" бүленгән, биләмәне койма белән әйләндереп алганнар. Узган ел Удмуртиядән алып кайткан 80 баш токымлы сарык әнә шул "кунак" өендә яши бүген.
- Бу сарыклар 60-80 кило ит бирәләр, тәкәләре хәтта 140 килога кадәр җитәргә мөмкин. Куйбышев, цигай, төньяк Кавказ токымнары кушылган сарыклар алар, - ди фермер.
Бу төр сарыклар моңа кадәр Удмуртиядә һәм Түбән Кама районында гына асралган. Райондашыбызның тәвәккәллеге белән алар безнең районда да үрчетелә башлады.
Бу сарыклар нәрсәсе белән аерыла соң? Мөгезләр бик сирәгендә генә була, йоннарының озынлыгы 20-25 сантиметрга җитә, бер генә бәрән китерәләр. Алар алты айда 40 килога җитәргә мөмкин.
- 1 мартта беренче бәрән туды. Бала туган кебек иң сөенечле көн булды ул. Хәзер сарыкларның баш саны 150гә җитте: 80 сарык, 40лап саулык бәрән, калганнары - тәкәләр, - ди фермер.
Сарык карауның әллә ни артык мәшәкате юк, диярләр кайберәүләр. Әмма җиренә җиткереп караган малдан гына файда киләсе көн кебек ачык. Муллануровлар да моны яхшы аңлыйлар. Җәй буе сарыклар көтүлектә йөргәннәр. Абзар янына утар бүленгән. Анда - сарыклар өчен рулонлы печән өемнәре. Малкайлар биләмәдә иркендә йөриләр. Саф һавадан керүләренә хуҗалар печән, арпа салып куялар, алларыннан су һәм тоз өзелми. Кыш көне күкерт белән сыйлыйлар. Кышка азык запасы мулдан әзерләнгән. 400 рулон печән тәртип белән өелгән, ашлык та җитәрлек.
Тәлгать Муллануров 30 гектар җирендә күпьеллык үлән үстерә.
- Җир эшкәртү, печән әзерләү өчен бөтен төр техникам да бар. Печәнне алдагы елга да калырлык итеп запас белән әзерлим, - ди фермер.
Сарыкның бит әле йонын да алырга кирәк. Анысын да үзләре башкаралар Муллануровлар. 80 баш сарыкны 7-10 көн эчендә җәмәгате Гүзәлия ханым белән кыркып чыкканнар. Ә йоннары соң...
- Бер сарыкның йонын 30 минутта алып чыгам. Әмма алар итек басарга бармый. Ә менә оекбаш-бияләйләргә җөгерләсәң, мамык кебек йомшак була, - ди Тәлгать абый.
Сарыкларга сорау туа башлаган инде. Корбан бәйрәменә сатып алучылар булган.
- Күпләп сатып алырга да клиентлар бар инде. Әмма әле башта сарыкларны 300-350 башка җиткерергә исәп, - ди фермер.
Монысы да булыр, Ходай кушса. Чөнки әлеге авыр йөкне Муллануровлар гаиләләре белән бергәләп тарталар. Җәмәгате Гүзәлия ханым Ижау кызы булса да, авылдагы мең төрле мәшәкатьнең бөтен нечкәлекләрен белә. Казанда яшәүче балалары Азат, Гөлинә, Әдилә дә, җай чыгуга авылга кайтып, әти-әниләренә булышырга йөриләр.
- Бергә булгач, бер авырлык та куркытмый. Әнә, калган абзарларны төзекләндерергә пилорама алдык. Кризис безне куркытмый, якты хыяллар белән яшибез, - диде Тәлгать абый.
Кендеге белән авылга береккән Җир улы газета аша барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, гомерләрен колхозга багышлаган ветераннарны бәйрәм белән тәбрик итәргә, авыр эшләрендә зур уңышлар теләргә кушты.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев