Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Күршеләре урын өстендә ятучы бабайны тәрбиялиләр

    Бүген "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Ильс ага КАЮМОВны 90 яшьлек олуг юбилее белән котлады. Үсмер чактан Әгерҗе икмәк кабул итү пунктында эшли башлап, гомере буе әлеге предприятиедә тракторчы булып хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан Ильяс абый әле дә шул...

    Бүген "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Ильс ага КАЮМОВны 90 яшьлек олуг юбилее белән котлады.

    Үсмер чактан Әгерҗе икмәк кабул итү пунктында эшли башлап, гомере буе әлеге предприятиедә тракторчы булып хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан Ильяс абый әле дә шул елларны сагынып искә ала.

    - Бик авыр шартларда эшләдек. Әмма гомеремнең иң рәхәт чагы булган икән ул, - ди юбиляр.

    Картлык көнен тигезлектә уздырырга язмаган Ильяс абыйга. Карчыгы да, бердәнбер улы да гүр ияләре инде. Әмма язмыш аны ялгызлыкта калдырмый. Кышын чиләкләп су ташыган, газ кермәгән өендә туңып яткан бабайны күршеләре Лида-Георгий Красильниковлар алып чыгалар.

    - Рәхмәттән башка сүз юк бу балаларга. Кеше үз балаларыннан да мондый кадер-хөрмәт күрмидер. Менә биш елга якын инде алар мине - урын өстендә ятучы картны тәрбиялиләр, - ди Ильяс абый.

    - Егылып бот сөяген сындырганнан соң бабаебыз йөри алмый башлады шул. Урын өстендә ятучы кешене карау мәшәкатьлерәк булса да, сер бирмибез, аның күңелен төшермибез. Балаларыбыз да "бабай" дип кенә торалар, - ди Лида ханым.

    Илназ Сәфәров, Ильяс абыйга иң матур теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшыргач, кәефе тагын да күтәрелеп китте. "Ходай язган гомерне менә шулай хөрмәттә уздырырга язсын", диде ул.

    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: