Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Күбәләк гөлләргә кунса....

"Машинада кайтканда болын өстендә болыт кебек очучы ак күбәләкләргә игътибар иттем. Алар машина тәрәзәсенә дә дистәләп бәреләләр. Өй яннарындагы бакчада да мондый күбәләкләр бик күп быел. Шушы яшемә җитеп, бу кадәр күп күбәләкләрне күргән юк иде. Аларның җиләк-җимеш агачларына зыяны бармы икән? Бу күбәләкләргә каршы ничек көрәшергә?". Рәис САМАТОВ. Әгерҗе...

"Машинада кайтканда болын өстендә болыт кебек очучы ак күбәләкләргә игътибар иттем. Алар машина тәрәзәсенә дә дистәләп бәреләләр. Өй яннарындагы бакчада да мондый күбәләкләр бик күп быел. Шушы яшемә җитеп, бу кадәр күп күбәләкләрне күргән юк иде. Аларның җиләк-җимеш агачларына зыяны бармы икән? Бу күбәләкләргә каршы ничек көрәшергә?".
Рәис САМАТОВ.
Әгерҗе шәһәре.

Моңа охшаш сораулар белән соңгы көннәрдә редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр бик күп. Бу гаҗәп тә түгел: ап-ак чәчәк атучы кура җиләге куакларында болыт кебек йөри бит әлеге күбәләкләр. Бу күренеш, әлбәттә, борчу тудырмый калмый. Әлеге сорауларны без үз чиратыбызда "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" федераль дәүләт бюджет учреҗдениесенең Әгерҗедәге филиалы начальнигы Ленар ХӘМИТОВка бирдек.
"Болар - дүләнә күбәләкләре (боярышница). Аларны шулай күпләп барлыкка килүенә май аеның аномаль җылы булуы йогынты ясагындыр. Дүләнә күбәләгенең кортлары алмагач, груша, слива, абрикос, терн, кара миләш, шомырт, чия, кыскасы, җимеш бирүче теләсә кайсы агачның һәм куакның яфракларын тулысы белән ашап бетерәләр. Яфракның бары тик эре җепселләре генә кала. Кайчак кәбестә, чөгендер кебек яшелчә яфракларына да зыян китерәләр. Дүләнә күбәләкләре үзләре зыянлы түгел. Аларның үсемлек чәчәкләре тирәсендә күпләп очуы бары тик нектар белән тукланулары белән генә бәйле. Ә менә алар салган йомыркалардан чыккан кортлар - чын корткычлар, яфракларны нәкъ менә шулар ашап бетерә дә инде. Бер ана дүләнә күбәләге берьюлы 500гә якын йомырка сала. Әгәр җиләк-җимеш агачларында күбәләк кортлары күрәсез икән, тиз арада аларны юкка чыгару ягын карагыз. Профилактика турында да онытмагыз: кайсыдыр агач йә куакта сез сипкән көнгә күбәләк кортларының күренмәве алдагы көннәрдә дә аларның биредә булмаячакларын гарантияләми. Шуңа күрә алдан ук кайгыртучанлык күрсәтегез. Бүгенге көндә агач-куакларга лепидоцид биологик препаратын сиптерергә кирәк. Әлеге препарат башкаларыннан арзанрак һәм файдалырак булуы белән аерылып тора. Лепидоцидны 8 июньнән безнең лабораториядә сатып алырга мөмкин. Препарат белән бергә аны ничек куллануның инструкциясе дә биреләчәк", - диде Ленар Хәмитов.
Филиалның адресы: Гагарин урамы, 70а йорты (элеккеге "Авангард" кинотеатры ишегалдында, "Ритуал" оешмасы белән рәттән). Эш вакыты - иртәнге сәгать 8дән алып кичке 5кә кадәр. Белешмәләр өчен телефон: 22772.
Сүз уңаеннан: Узган атнада ТРның Министрлар Кабинетында узган видеобрифингта сүз үсемлекләргә зыян китерүче башка корткычлар турында да барды. Белгечләр әйтүенчә, быел колорадо коңгызларының да башка еллар белән чагыштырганда күбрәк булуы күзәтелә. "Никадәр иртәрәк агуласагыз, бәрәңге сабагына шуның кадәр азрак зыян киләчәк. Быел бәрәңге сабагында вак кызыл кортлар пәйда булганчы ук агулауны башларга кирәк", - дип кисәтәләр алар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев