Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кул эшләре осталары

    Яңа ел алдыннан газета укучыларыбыз арасында Яңа ел символы булган кул эшләренә бәйге игълан иткән идек. Редакциянең электрон почтасына Кадыбаш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алсу Айдаровадан һәм Иж-Бубый мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Элиза Кәримовадан матур фотосурәтләр килде. Алсу 2014 елның символы булган атны бик матур итеп бәйләгән. Янында чыршысы да...

    Яңа ел алдыннан газета укучыларыбыз арасында Яңа ел символы булган кул эшләренә бәйге игълан иткән идек.
    Редакциянең электрон почтасына Кадыбаш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алсу Айдаровадан һәм Иж-Бубый мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Элиза Кәримовадан матур фотосурәтләр килде.

    Алсу 2014 елның символы булган атны бик матур итеп бәйләгән. Янында чыршысы да бар. Ә Элиза эшен "Папье-маше" технологиясе буенча ясаган. Аны ясау тәртибе белән сезне дә таныштырабыз, газета укучыларыбыз. Моның өчен ике шар кирәк. Аерым савытта камыр һәм судан клей ясыйсың. Вак кәгазь кисәкләре белән шарларны берничә кат тышлыйсың һәм киптерәсең. Бәйләү җебен вак кисәкләргә кисәсең дә шарларны янә тышлыйсың, клей белән ябыштырасың.
    Соңыннан борынын һәм эшләпәсен урнаштырасың. Менә шундый матур гына кош баласы килеп чыга.
    Алтын куллы кызларыбыз Алсу белән Элизага зур рәхмәт. Кызларны редакция бүләкләре көтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: