Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кулак мөһере суктылар

Данлы Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаган бабам Габбас Кадыбаш авылында бик тырыш,танылган шәхес булган, өч тегермән тоткан. Әбием белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Әмма замана җиле тиеп, аңа "кулак" мөһере сукканнар. Узган гасырның утызынчы елларында, ягъни Сталин чорында авылда чак кына хәллерәк кеше булса, кулак мөһере сугып, аны гаиләсе белән Себергә озатканнар....

Данлы Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаган бабам Габбас Кадыбаш авылында бик тырыш,танылган шәхес булган, өч тегермән тоткан. Әбием белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Әмма замана җиле тиеп, аңа "кулак" мөһере сукканнар.
Узган гасырның утызынчы елларында, ягъни Сталин чорында авылда чак кына хәллерәк кеше булса, кулак мөһере сугып, аны гаиләсе белән Себергә озатканнар. Көннәрдән беркөнне Красный бордагы таныш прокуроры бабайга "иртәгә сине раскулачивать итәргә киләләр" дигән шомлы хәбәр ирештерә. Бабай бик башлы, югалып калмый торган кеше була. Озак уйлап тормый, авылда 15 аттан торган олау җыя да, амбардагы бөтен ашлыгын тутырып, Красный бордагы хөкүмәт амбарына илтеп бушата һәм тиешле документын алып кайтып китә.
Икенче көнне таңнан торып, бөтен амбар, келәт ишекләрен ачып куя. Мал-мөлкәтен алырга килүчеләргә буш амбарын күрсәтеп: "Менә, карагыз, тикшерегез!" - ди. Тегермән ачкычларын да тикшерүчеләр кулына тоттыра. Шулай итеп, бабамны раскулачивать итмичә калалар. Ләкин "кулак" дигән яманат аңа сыланып кала. Ә бу "кара шәл" гомер буе аның балалары артыннан да ияреп йөри. "Кулак" мөһере белән авылда яшәү җиңел булмый бабам гаиләсенә. Мәктәптә балаларына хәтта чәй дә эчермиләр. Бабам бу хәлләргә түзеп торалмый, гаиләсе белән Ижауга күчеп китәргә мәҗбүр була.
Калада яшәгәндә бабамның улы Гариф, ягъни минем әткәй ветеринария табибы белгечлеге ала. Авылларда ул чорда да мал табиблары бик аз һәм алар бик дәрәҗәле була. Красный бордан әтине эшкә чакырып киләләр. Шулай итеп, безнең гаилә кире Кадыбашка кайтып төпләнә. Әткәйне участок ветеринары итеп билгелиләр.
Бабам исә гарәп телен дә, урысча да яхшы гына белә иде. Ул авылда укымышлы, абруйлы мулла булды. "Авыл халкы исеменнән Сталинга да хат язганым булды", - дип сөйләгәне истә калган.
Бабам гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган Кадыбашында яшәде. Аның вафатыннан соң элек кулак мөһере сугылган кешеләрнең якыннарына акчалата компенсация түләү турында закон чыкты. Әткәй дә "безне кулак балалары дип мәсхәрәләделәр", дип судка дәлилләр белән гариза яза. Суд башлангач, судья: "Йөрмәгез әле монда, сезгә бернәрсә дә юк", - дип әйтеп салмасынмы... Бу сүзләрне һич тә көтмәгән әткәйнең ачуы кабара. Сикереп тора да: "Мин ул акчаны эшләп тә алам. Без бәләкәй чакта кулак баласы дип мәктәптә чәй дә эчермәгәч, үксеп елап кайтуларымны һич онытасым юк. Бер дә юкка мәсхәрәләделәр бит безне ул чакта. Бу дәүләт үзгәрмәдеме икән дип кенә килгән идем", - дип ишекне шапылдатып залдан чыгып китә. Коридорда аны суд секретаре куып җитеп, кире залга кереп утыруын үтенә. Суд утырышыннан соң әткәйгә компенсация түләү турындагы карар язылган документ тоттыралар.
Гомер узып, яшь барган саен бу хәлләр турында ешрак уйланам. Нахакка күпме кимсетелүләр кичергән бит бабам һәм аның балалары. Бу турыда яшь буын да белеп торсын дип язарга булдым. Без дә - совет заманында алны-ялны белми эшләгән буын. Гади халыкны нахакка болай кимсетүләр кабатланмасын, еллар имин, иманыбыз бай булсын иде.
Фәрит ГАББАСОВ.
Әгерҗе-Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев