Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кунак кына алар янымда

Максим Горькийның "Аналардан башка шагыйрь дә, батыр да була алмй" дигән сүзләре хәтергә уелып калган. Ә безнең район башлыгының әнисе кем икән? Әниләр көне алдыннан без Валерий Макаровның Зәй шәһәрендә яшәүче 82нче яшенә аяк баскан әнисе Акулина апай белән телефон аша танышып, хәл-әхвәлен белештек. - Балаларым хәзер кунак кына инде...

Максим Горькийның "Аналардан башка шагыйрь дә, батыр да була алмй" дигән сүзләре хәтергә уелып калган. Ә безнең район башлыгының әнисе кем икән? Әниләр көне алдыннан без Валерий Макаровның Зәй шәһәрендә яшәүче 82нче яшенә аяк баскан әнисе Акулина апай белән телефон аша танышып, хәл-әхвәлен белештек.

- Балаларым хәзер кунак кына инде янымда. Шулай булса да олыгайган көндә әни кеше өчен аларның кадер-хөрмәтен тоеп, ял көннәрендә көтеп, кунак итеп, гөрләшеп утырудан да олы бәхет юктыр. Әле менә бүген Юрамның туган көне иде. Аңа гомер бүләк иткән өчен рәхмәт әйтергә дип күчтәнәчләр төяп, махсус Чаллыдан кайтып китте. Мактанып әйтүем түгел, биш балам да балачакта да, хәзер дә борчу-мәшәкать китермәделәр. Әле бер көнне күршемдәге яшь хатын "Ничек шулай биш балагызны да тәртипле итеп тәрбияли алдыгыз, өйрәтегез әле", ди. "Өсләреннән бикләдем дә эшкә чаптым. Эштән кайткач, ашарга әзерләп, төннәр буе биш баланың керен кул белән юып, алар белән утырырга кая вакыт калсын инде. Баларымның бер-берсен карап, тәрбияләп үскәннәрен сизми дә калдым", дигәч, аптырап китте. Шулай булмый, ул ике кыз, өч малайны ашатырга, киендеререгә кирәк бит. Бала таптым дип декрет ялында өйдә утыру булмады. Биш бала белән 50дә пенсиягә чыксам да, 59 яшемдә генә эштән туктадым. Тимер юлда да, сөт комбинатында да кара эшче булдым, ресторанда савыт-саба да, кер дә юдым. Тупас кына итеп әйткәндә, балалар эшли башлаганчы ямаусыз ыштан күрмәдем, эшләдем дә эшләдем.. Әтиләре 40 ел шофер булып эшләде, исеме Мактау тактасыннан төшмәде. Бер эштән дә курыкмадык. Балаларыбызга вәгазь укып түгел, эш-гамәлләребез белән үрнәк күрсәтеп тәрбияләгәнбездер дип уйлыйм хәзер. Мәктәптә дә яхшы укыдылар.
Валерабыз - төпчек бала. Ул һәр эштә, укуда да апа-абыйларына охшарга тырышты, футбол командасында бик яхшы уенчы дип мактыйлар иде. Валера мәктәп тәмамлаганда өч балабыз студентлар иде. Аның бик тә Юрий абыйсы кебек төзелеш институтына керәсе килде. Дүрт студентны ничекләр генә укытырбыз дип бик борчылган идем. Шөкер, безгә әллә ни кыенлык китерми генә бишесе дә югары белем алып чыктылар. Стипендия алу белән беррәттән, төннәрен кайсы каравылда торды, кайсы вагон бушатып үз тамакларын үзләре туйдырдылар. Кыскасы, әти-әни җилкәсендә укымадылар, акчаның тырыш хезмәт белән генә килүен белеп, аның кадерен белеп үстеләр. Диплом алгач та артларыннан этеп торучы йонлач куллар булмады. Барысы да тормышта үз урыннарын табып, гаилә корып, бик матур яшиләр. Бүген 14 оныгым бар. Атна саен ял көннәрендә балаларымның, оныкларымның йә берсе, йә икенчесе кайтып торалар. Әтиләре генә иртәрәк китте. 48 ел бергә матур гомер иткәннән соң 11 ел элек мине ялгыз калдырып китеп барды.
Валерам сезнең районга эшкә киткәч, бик еш кайта алмый, эшенең тынгысыз икәнен, вакыты юклыгын яхшы аңлыйм. Ләкин шалтыратмый калган көне юк. Валерийны бу эшенә билгеләгәч, бик борчылдым. Таныш булмаган районда шундый җаваплы эштә бик авырдыр инде аңа. Ләкин миңа сиздерми. Гомумән, балаларымның берсенең дә миңа кайтып зар елаганнары юк. Җәйләрен шәһәр фатирында яшәмәссең дип алар миңа туган авылымда - Түбән Кама районы Зур Атыда йорт салып бирделәр, газы, суы бар. Җәйләрем шунда уза. Бакчада яшелчәләр үстереп, күршеләрем белән гөрләшеп, җәй узганын сизмим дә. Күршедәге бала-чагалар Валераның кайтканын көтеп кенә торалар. Кайткан саен аның кесәсендә аларга өләшергә кәнфите була. Кышын фатирда бераз моңсурак. Киләсе җәйләрдә дә туган авылга кайтырга язсын дип теләп, балалар, оныклар кайтканны көтеп яшәп ятам. Балаларым "Әни, рәхмәт сиңа безне тапкансың, ләкин без үскәндә рәхәт тормыш күрмәдең", дип хәзер тәм-томнан өзмиләр. Әни кеше өчен олыгайган көндә тагын нәрсә кирәк?! Төпчек улым җитәкләгән Әгерҗе районында яшәүче әниләрнең барысының да газиз балаларыннан минем кебек кадер-хөрмәт күреп яшәүләрен телим.
Акулина Трофимовнаның хәлен Рәмзия ЗАРИПОВА белеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев