Кунаклар килә
Республикабызның спорт сөюче бер төркем инвалидлары 2 августтан 11 августка кадәр Чаллы - Әгерҗе - Свияжск - Чаллы маршруты буенча автомобильдә юлга чыгалар. Алар 2 августта көндезге сәгать 2гә Әгерҗегә килеп җитәләр. Районыбыз кунаклары Мәдәният сарае каршындагы мәйданда хәйрия концерты күрсәтәчәкләр, үз куллары белән ясаган сувенирлардан күргәзмә-сату оештырачаклар. Шәһәр халкын...
Республикабызның спорт сөюче бер төркем инвалидлары 2 августтан 11 августка кадәр Чаллы - Әгерҗе - Свияжск - Чаллы маршруты буенча автомобильдә юлга чыгалар. Алар 2 августта көндезге сәгать 2гә Әгерҗегә килеп җитәләр. Районыбыз кунаклары Мәдәният сарае каршындагы мәйданда хәйрия концерты күрсәтәчәкләр, үз куллары белән ясаган сувенирлардан күргәзмә-сату оештырачаклар.
Шәһәр халкын спортчы инвалидларны каршыларга һәм аларның чыгышларын карарга, хәйрия аукционында истәлеккә сувенирлар сатып алырга чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев