Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Күңелегез картаюны белмәсен

"67 яшемә җитеп, мондый хөрмәт күргәнем юк иде. Ыспай киенгән егетләр ишектән керүгә үк чәчәкләр белән каршы алдылар. Ә сәхнә түрендә район башлыгының Рәхмәт хаты һәм бүләкләрен дә алгач, күңелләр тулды", - ди Тирсәдән хезмәт ветераны Миңнур Һадиева район Мәдәният сараенда Өлкәннәр көненә багышланган концертта алган тәэсирләре белән уртаклашып. Миңнур...

"67 яшемә җитеп, мондый хөрмәт күргәнем юк иде. Ыспай киенгән егетләр ишектән керүгә үк чәчәкләр белән каршы алдылар. Ә сәхнә түрендә район башлыгының Рәхмәт хаты һәм бүләкләрен дә алгач, күңелләр тулды", - ди Тирсәдән хезмәт ветераны Миңнур Һадиева район Мәдәният сараенда Өлкәннәр көненә багышланган концертта алган тәэсирләре белән уртаклашып.
Миңнур апа кебек гомерләрен намуслы хезмәткә багышлаган, матур гаилә корып, балаларын ил-көнгә лаеклы итеп үстергән, чәчләренә чал кунса да һаман актив тормыш алып барган бик күп апа-абыйлар чакырылган иде тантанага. Әйе, аларның картаерга вакытлары юк. Балаларына ярдәм итәселәре, оныкларын тәрбиялисе бар. Үзләре дә картлыкка якынаерга ирек куймыйлар. Күбесе сәламәт тормыш рәвеше алып бара, кул эшләре белән шөгыльләнә, мәдәният казанында кайный, ә кемдер үзе турында да онытып, башкаларны кайгыртып яши. Бәйрәм көнендә шундый ветераннарыбызны сәхнә түрендә хөрмәтләделәр. Әнә, "Күңелебез белән без һәрчак яшь" номинациясендә сәхнәгә күтәрелгән бер төркем өлкәннәребезне алып баручылар хәтта вальс биетеп тә алдылар. Ә алар сынаталармы соң инде?!
- Гомер буе сәхнәдән төшмәдем. Район сәхнәсендә чыгыш ясаган вакытларым да күп булды. Алып баручы әби белән оныкларның вальс әйләнергә кушулары көтелмәгән "сюрприз" булса да, аякларым, яшь чактагы кебек, үзеннән-үзе биеп китте, - диде Салагыштан Лидия Мәҗитова.
ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Мәхмүтов, район башлыгы Валерий Макаров, аның урынбасары Ришат Нурисламов, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеевның бәйрәм уңаеннан теләкләре уртак иде: "Яшәргә дә яшәргә әле сезгә, өлкәннәребез. Сез эш-гамәлләрегез белән яшьләргә үрнәк. Сезнең акыллы киңәшләрегез, зирәк фикерләрегез тормышта һәрчак ярдәм итә. Олыгаеп барсагыз да, күңелегез һәрчак яшь калсын", - диделәр алар. Район ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Рәвия Лутошкина "Картлык мине өйдә тоталмас" номинациясендә Тирсәдән Люция Вәлиева, Әгерҗедән Земфира Линькова, Нәзирә Гарифуллина, Иске Чекалдадан Галина Королева, Салагыштан Лениза Шәрипова, Яңа Акхуҗадан Зәмфирә Дәүләтшинаны котлаганда, өлкәннәргә рәхмәт сүзләре дә җиткерде:
- Районыбыз халкының 30 процентын пенсионерлар тәшкил итә. Сезнең һәрберегез районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертте. Тырыш, намуслы хезмәтегез, вакыт белән исәпләшмичә эшләгәнегез өчен рәхмәт сезгә! Әлбәттә, проблемалар да юк түгел. Әмма ничек кенә булмасын, сез төшенкелеккә бирелергә тиеш түгел, һәрвакыт оптимистик рухта яшәгез, - диде ул.
Бу номинациядә бүләкләнгән озак еллар җаваплы урыннарда эшләгән Нәзирә Гарифуллина залда утыручы өлкәннәргә:
- Яшьлек елларыбыз хезмәттә узды. Хәзер ул вакытларны сагынып искә алабыз. Безне менә шундый бәйрәмнәр очраштыра. Моң-зарларга юл куймыйча, куанып, тормыштан ямь табып яшик, - дип мөрәҗәгать итте.
Ә сәхнә түрендә хөрмәтле ветераннарыбызга багышлап җырлар яңгырады, бию коллективлары матур чыгышларын бүләк иттеләр. Артистларыбызның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Инде лаеклы ялда булсалар да, һаман җыр-моңнан аерылмаучы "Мирас" ансамбле өлкәннәренең җыр-биюләрен аеруча җылы кабул иттеләр.
- "Көмеш телле гармун" ансабле егетләре гармун сузганда аяклар тыпырдый, татар көйләренә кушылып җырлыйсы килә. Сокланып карап утырдым һәр чыгышны. Рәхмәтләр яусын! - диде Яңа Акхуҗадан медицина ветераны Зәмфирә Дәүләтшина.
Әнә шулай, концерттан дәртләнеп, яшәүгә көч алып таралыштылар өлкәннәребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев