Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Күңелләре – кырда

30 елга якын вакыт узгач комбайн штурвалын кабат кулына алган "Тирсә-транс" бүлекчәсе комбайнчысы Фәнзир ФӘТХУЛЛИН урып-җыю нәтиҗәләре буенча I урынга чыкты. Ул "Нью Холланд" комбайнында 1927 тонна ашлык суктырды. Инде 6 сыйныфта укыганда ук туган авылы Яңавыл басуларында иген иккән әтисе Сәгыйрьнең ярдәмчесе булып эшли ул. Әсән совхоз-техникумын тәмамлагач та...

30 елга якын вакыт узгач комбайн штурвалын кабат кулына алган "Тирсә-транс" бүлекчәсе комбайнчысы Фәнзир ФӘТХУЛЛИН урып-җыю нәтиҗәләре буенча I урынга чыкты. Ул "Нью Холланд" комбайнында 1927 тонна ашлык суктырды.
Инде 6 сыйныфта укыганда ук туган авылы Яңавыл басуларында иген иккән әтисе Сәгыйрьнең ярдәмчесе булып эшли ул. Әсән совхоз-техникумын тәмамлагач та берничә җәй комбайнда эшләп ала. "Быелгы урып-җыю чорында комбайнда эшләп алырга тәкъдим булгач, яшь чакларга кайткандай булдым, күңел кырга ашкынды. Ничек кенә булмасын, безнең кебек кендекләре туган җиргә береккәннәрне кыр-басулар иркенлеге үзенә әйди", - ди Фәнзир.
Өр-яңа чит ил комбайнында эшләргә туры киләчәге дә куркытмый алтын куллы ир-егетне. "Компьютер, электрониканы белүем, кайчандыр комбайнда эшләвем ярдәм иткәндер инде, чит ил техникасы серләренә төшенү бер дә авыр булмады", - ди ул. Авылдашлары - алдынгы комбайнчылар Илһам Кәрәмиев, Илдус Гыйльмегаянов белән һәрчак бергә, ярдәмләшеп эшлиләр. Ярдәмчесе - улы Рәзиф тә әтисенең уң кулы була. "Комбайныбыз ватылып, кырга чыкмый калган бер генә көнебез дә булмады. Ягулык белән дә тоткарлыклар килеп чыкмады. Шулай да бункер тулып, аны бушатырга машина көтеп торган чакларда кәеф бераз кырыла иде", - ди комбайнчы.
Инде 72 яшен тутырган әтисе Сәгыйрь абый да заманча комбайнны күрергә, алай гына да түгел, "иярләп карарга" басуга махсус килгән. "Их, безнең заманда мондый шәп техникада эшләү мөмкинлеге булсамы?!" дип уфтанды", - ди улы елмаеп.
Туган җирнең тарту көче, алтын бөртекләрне җыеп алудан туган канәгатьлек хисе яшәтә авыл кешесен. Әтиле-уллы Фәтхуллиннар - моның ачык мисалы. Әлеге тарту көче киләсе елларда да иген басуларына кабат әйдәр әле аларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев