Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Күңелләрен җылытыйк

Сер түгел, өлкән буын кешеләренә көндәлек игътибар, җылы сүзебез, ярдәмебез җитеп бетми. Бер таныш әбинең үзе 40 ел эшләгән оешмадан ветераннар очрашуыннан кайтканда: "Бу Өлкәннәр көнен уйлап тапкан җитәкчеләргә мең рәхмәт. Югыйсә, безне искә алып, кадер-хөрмәт күрсәтүче дә булмас иде", - дигән сүзләре күңелгә кереп калган. Әнә шулай, ел саен...

Сер түгел, өлкән буын кешеләренә көндәлек игътибар, җылы сүзебез, ярдәмебез җитеп бетми. Бер таныш әбинең үзе 40 ел эшләгән оешмадан ветераннар очрашуыннан кайтканда: "Бу Өлкәннәр көнен уйлап тапкан җитәкчеләргә мең рәхмәт. Югыйсә, безне искә алып, кадер-хөрмәт күрсәтүче дә булмас иде", - дигән сүзләре күңелгә кереп калган. Әнә шулай, ел саен алтын көз аенда әби-апаларыбыз, абый-бабаларыбыз сагынып көтеп ала торган Өлкәннәр көне якынлаша.

Районыбызда 1-10 октябрь Өлкәннәр декадасы дип игълан ителде. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Валерий Макаров, барлык җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, 10 меңгә якын пенсионерның берсе дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел дигән катгый таләп куйды. Барлык оешма-предприятиеләрдә ветераннарны хөрмәтләп чәй табыны артында очрашулар үткәрү, күчтәнәчләр алып өйләренә хәл белергә бару кебек чаралар планлаштырыла. Читтән күчеп кайткан һәм эшләгән оешмалары юкка чыккан 1200 пенсионер да игътибардан читтә калмаячак. Аларның һәрберсенә район хакимияте күчтәнәчләр әзерли. Аларны социаль яклау идарәсенә килеп алырга мөмкин. Урын өстендә ятучы 156 пенсионерга күчтәнәчләр белән өйләренә киләчәкләр. Авылда яшәүче әби-бабайлар да "Колхозлар бетте дә оныттылар", дип борчылып ятмасыннар. "Ак Барс - Әгерҗе" агрофирмасы елның-елында аларга күчтәнәчләр тапшыра. Быел да алар 2006 авыл пенсионерына 250шәр сумлык азык-төлек җыелмасы әзерлиләр.
Моннан тыш, өлкәннәрне тагын нинди бәйрәм чаралары көтә?
30 сентябрьдә сәгать 10да пенсионерларны "Легенда-17" фильмын карарга чакыралар. Керү бушлай.
1 октябрьдә сәгать 2дә район Мәдәният сараенда өлкәннәрне тантаналы кичәгә көтәләр.
1 октябрьдә Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итүчеләрне чәй табыны артында сыйлаячаклар. Биредә бушлай юридик консультация алу мөмкинлеге дә була. Әгерҗедә, Кадыбашта, Тирсәдә 60 пенсионерны компьютерга өйрәтү курслары оештырылачак.

Эшмәкәрләр сезне көтә
ШӘҺӘР МУНЧАСЫ. 1-10 октябрьдә пенсионерларга 50 процент ташлама (так көннәрдә - ирләр, җөп көннәрдә - хатыннар).
ЧӘЧТАРАШХАНӘ. 1 октябрьдә "Улыбка", "Ева", "Удача", "Азинский" һәм "Булат"та 50 процент ташлама.
ТАКСИ. 1 октябрьдә "Альянс", "Каскад", "Рэтрал", "Сокол"да шәһәр буенча бәя 50 сум.
АЯК КИЕМЕ РЕМОНТЛАУ. 1 октябрьдә "Гүзәл" сәүдә йортында Н.Дәүләтшин, Н.Яушевада - 20, Ю. Матвеевта (М.Горький ур, 13) 50 процент ташлама.
КИЕМ РЕМОНТЛАУ. 1 октябрьдә З.Хуҗахмәтова, С.Шматова (М.Горький тыкрыгы, 1) 50 процент ташлама.
ФОТОГРАФИЯ. 1 октябрьдә В.Колбина, И.Боталова, С.Егорова (Азинский) документка фотога төшүдә 50 процент ташлама.
АВТОМОБИЛЬ РЕМОНТЛАУ. 1 октябрьдә Л.Джаметов (Ленин урамы) май алыштыру, бөтен төр диагностика бушлай, С.Щетилин (Чапаев урамы) май алыштыру, ходовой частька диагностика үткәрү - 10 процент, К.Сырых (К.Маркс урамы) полировка 50 процент ташлама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев