Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Күптән көтелгән бәйрәм

"Без бу көнне күптәннән көттек. Үтенечебезгә колак салып, сабыйларыбызга балалар бакчасына йөрү мөмкинлеге тудырган һәркемгә зур рәхмәт", - диделәр Уразайда "Кояшкай" балалар бакчасын ачу тантанасына килгән әти-әниләр. "Улыбыз Айзатка 5 яшь. "Мәктәпкә кергәнче, бераз булса да бакчага йөрсә ничек яхшы булыр иде", - дип күпме хыялландык. Дөрес, өйдә дә шөгыльләнергә...

"Без бу көнне күптәннән көттек. Үтенечебезгә колак салып, сабыйларыбызга балалар бакчасына йөрү мөмкинлеге тудырган һәркемгә зур рәхмәт", - диделәр Уразайда "Кояшкай" балалар бакчасын ачу тантанасына килгән әти-әниләр.
"Улыбыз Айзатка 5 яшь. "Мәктәпкә кергәнче, бераз булса да бакчага йөрсә ничек яхшы булыр иде", - дип күпме хыялландык. Дөрес, өйдә дә шөгыльләнергә тырышабыз. Шулай да өйдәге тәрбия белән бакчадагы тәрбияне чагыштырырлык түгел. Өйдә балаларның күбрәк вакыты, телевизор каршында йә компьютер артында уза. Ә биредә уйнар өчен дә, шөгыльләнер өчен дә барлык шартлар тудырылган", - дип сөенә Нәзилә Бариева. Әле ярый, өйдә балалар белән утырырга өлкән кеше булса! Әнә, Нәзилә дә "йә минем белән, йә бабасы белән торды өйдә", ди бит. Әби-бабай булмаганда әни кеше баласы мәктәпкә кергәнче эшли алмый, дигән сүз! Шуңа күрә уразайлыларның чын күңелдән сөенүләре бер дә гаҗәп түгел.
Ә "Кояшкай" балалар бакчасын ике атна эчендә кояш кебек якты һәм җылы итүгә Шаһин Сөләймәнов җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы зур тырышлык куйган. Башлангыч мәктәп бинасының бер өлешендә урнашкан бакчада балаларга барлык шартлар тудырылган. "Махсус тәрбияче булган җирдә тәрбия бирү дә тиешле дәрәҗәдә була. Шуңа күрә бакчага балаларыгызны зур теләк белән йөртерсез дип ышанам. Ә сабыйларыгыз сезне тәрбияле булулары, биредә алган күнекмәләр белән белән сөендереп торсыннар", - диде тантанада катнашкан район башлыгы Фәрит Габбасов. Ул хакимият исеменнән бакчага зур суыткыч бүләк итүләрен дә әйтте.
Салагыш авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәхриев, Салагыш мәктәбе директоры Айдар Хөснетдинов төзүчеләрнең эшен һәрчак контрольдә тоткан, ярдәм иткән район җитәкчелегенә, көнне төнгә ялгап эшләгән төзүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. "Төзүчеләрне үз йортында яшәткән, ашаткан-эчерткән Хатирә апа Гарифуллинага да зур рәхмәт. Өлкән яшьтә булса да, үтенечебезне кире какмады. Шулай булгач, эшне "тиз арада тоту"да аның да өлеше бар", - диде Айдар Фатыйхович.
"Сөенечебезне тасвирлар өчен сүзләр дә таба алмыйм хәтта. Безне, сабыйларыбызны бәхетле итүегез өчен чын күңелдән зур рәхмәт", - диде ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Алмазия Шакирова.
"Өлкәннәр хәер-фатыйхасы белән башланган эш кенә бәрәкәтле була" дигән фикер яши безнең халыкта. Балалар бакчасын ачу тантанасына да авыл өлкәннәре чакырылган иде. "Бүгенге балалар бик бәхетле. Без мондый рәхәтлекләрне күрмәдек. Бу балалар - киләчәгебез, шуңа күрә зур өметләр баглыйбыз балалар бакчасына. Аларны биредә туган җирләренең лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләрләр дип ышанабыз", - диде авылның аксакалы, 81 яшьлек Заһир ага Камалов.
"Аллаһы Тәгалә иман-тәүфыйк бирсен бу сабыйларга", - дигән сүзләр белән мәчет исеменнән бакчага бүләкләр тапшырды авыл имамы Бибел хәзрәт Ибраһимов.
Вәсилә апа Гарипова да бәйрәмгә бүләк белән килгән иде. "Балалар бакчасы ачылу - уртак сөенечебез. Балалы авылның киләчәге бар", - диде ул, авылдашларын бәйрәм белән котлап.
Бакча ачылу авылның биш кешесен эшле дә итәчәк әле. "Яраткан һөнәрем буенча эшләү мөмкинлеге барлыкка килүенә сөенеп туялмыйм", - ди өлкән тәрбияче Кадрия Фазлыева.
....Кыш башында ачылса да, "Кояшкай"да - җәй көнендәге кебек җылы, якты, рәхәт. Бу яктылык бәйрәм көнне бирегә килгән балалардан да күчкәндер, мөгаен. Әнә, ничек дөньяларын онытып мавыгып уйныйлар бит алар. Әлегә бакчага унбер бала гына йөрсә, теләк белдерүчеләр аннан да күбрәк икән. Шулай булгач, "Кояшкай"ның якты нурлары киләчәктә һәр нәни уразайлыны иркәләп тәрбияләр әле.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев