Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Күрше кортлары чага

    "Безнең күршедәге гаилә кортчылык белән шөгыльләнә. Еш кына бал кортлары тузып, безнең ишегалдына, бакчага очып керәләр. Көндез яшелчә, бәрәңге бакчасына да чыга алмыйбыз. Кортлардан бик куркам,чөнки минем аларга аллергия. Кечкенә оныгым кунакка килгәч тә шул кортлардан куркып, өйдә утырырга мәҗбүр булабыз. Кортлар чагып, чит кешегә зыян килгән өчен умарта хуҗаларына...

    "Безнең күршедәге гаилә кортчылык белән шөгыльләнә. Еш кына бал кортлары тузып, безнең ишегалдына, бакчага очып керәләр. Көндез яшелчә, бәрәңге бакчасына да чыга алмыйбыз. Кортлардан бик куркам,чөнки минем аларга аллергия. Кечкенә оныгым кунакка килгәч тә шул кортлардан куркып, өйдә утырырга мәҗбүр булабыз. Кортлар чагып, чит кешегә зыян килгән өчен умарта хуҗаларына закон нигезендә берәр җаваплылык каралган микән? Гомумән, умарталарны кеше торагына якын урында тоту дөресме"
    Рафис К.
    Әлеге сорауга юрист Фридә ДАУТОВА җавап бирә:
    - Инструкция нигезендә, умарта кортлары чит кеше участогы чигеннән 3-5 метр ераклыкта урнашкан булырга һәм ике метрдан да тәбәнәк булмаган койма белән әйләндереп алынырга тиеш. Инде әгәр дә мондый биек койма белән әйләндерелеп алынмаган икән, умарталыкны күрше участогыннан ниндидер бина, корылма аерып торырга тиеш. Шулай ук корт пасекалары сәламәтлек саклау, белем һәм мәктәпкәчә тәрбия бирү, мәдәният учакларыннан кешегә куркыныч тудырмастай ераклыкта урнашкан булуы зарур. Умарта хуҗалары, кортлары күршеләренә, башка чит кешеләргә матди яки рухи зыян китергән очракта, җавап тотарга бурычлы. Бу гражданлык кодексы нормалары нигезендә каралган. Әйтик, бал корты чагып кешенең сәламәтлегенә зыян килә икән, корт хуҗасы тиешле компенсация түләргә тиеш. Кортлар, бөҗәкләр, җәнлекләр кебек үк, югары куркыныч тудыручы чыганак булып торалар. Аларның үз-үзләрен тотышын аңлап та, көйләп тә булмый. Бу исә, корт хуҗаларына аерым җаваплылык өсти. Корт чагудан зыян күргән кеше корт чаккан урынны дәвалауга киткән чыгымнарны, корт чагу аркасында эшкә чыга алмаган очракта - югалткан хезмәт хакын һәм, әлбәттә, рухи яктан килгән зыян өчен компенсация таләп итәргә хокуклы. РФ Гражданлык кодексының 1100нче маддәсе нигезендә рухи зыян өчен компенсация, кеше сәламәтлегенә зыян югары курыкыныч тудыручы чыганаклар тарафыннан (бу очракта - бал кортлары) китерелгән чакта зыян салучының гаебенә бәйле булмаган рәвештә түләнә.
    Тик кортлардан зыян күргән кеше шунысын да онытмаска тиеш: умарта кортлары хуҗаның милке булып санала һәм әгәр үз белдегегез белән аңлы рәвештә кортларга зыян китерәсез икән, моның өчен дә административ җаваплылык каралган. Китерелгән зыян зур булган очракта хәтта җинаять җаваплылыгына тарту ихтималы да бар. Шуңа күрә умарта хуҗаларына кортларын страховкаларга киңәш итәм. Ул очракта кортлардан зыян күрүчеләргә дә, инде кирәк булган очракта - кортчының үзенә дә тиешле матди ярдәм күрсәтеләчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: