Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Күзгә күренеп үсә изге җир

25 майны мөселман кардәшләребез озак вакыт матур хатирәләр белән искә алырлар әле. Бу көнне Изге Болгар җирендә Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүнең 1124 еллыгына багышланган бик матур чаралар узды. Россиядән генә түгел, БДБ илләреннән меңнәрчә кеше килгән Изге Болгар җыенында безнең районнан Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗедәге бүлекчәсе...

25 майны мөселман кардәшләребез озак вакыт матур хатирәләр белән искә алырлар әле. Бу көнне Изге Болгар җирендә Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүнең 1124 еллыгына багышланган бик матур чаралар узды.
Россиядән генә түгел, БДБ илләреннән меңнәрчә кеше килгән Изге Болгар җыенында безнең районнан Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗедәге бүлекчәсе идарә җитәкчесе Равил Бадахшин җитәкчелегендә 18 кардәшебез катнашты. Бирегә инде иртәнге сәгатьләрдән үк автобуслар агылды. Ә кичтән килеп кунучылар өчен палаткалар да корылган иде. Ак яулыклы хатын-кызларны, түбәтәйле ир-атларны күргәч, күңел сөенде.
Болгар соңгы елларда күзгә күренеп үзгәрә. Әле кайчан гына биредә Ак мәчет, дөньядагы иң зур Коръән сакланган Истәлек билгесе бинасы үз ишекләрен ачкан иде. Ә бу көнне тагын бер зур бинаның ачылу тантанасы шаһитлары булдык. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхел Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин һәм башкалар җыенның дәрәҗәле кунаклары иң беренче Елга вокзалын ачуда катнаштылар. "Ата-бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән истәлекле көнне билгеләп үтәргә ел саен без изге Болгарыбызга сөенеп-шатланып киләбез. Бу - мөселман кардәшләребез белән сөйләшер, киңәшләшер өчен менә дигән мәйдан. Динебез сагында торучылар белән безгә һәрчак бердәм булырга, үзара фикер алышып, алтын урталыкны табып эшләргә кирәк. Һәм мин безнең киләчәктә кулга-кул тотынып эшләячәгебезгә ышанам", - диде Президентыбыз.
Шулай ук ул халыкны Елга вокзалы ачылу белән котлады. "Болгар җире моңа кадәр дә бик күп кунакларны, дин кардәшләребезне каршы алган иде. Менә хәзер су юлы белән дә бирегә туристлар килерләр дип ышанам", - диде ул. Бу көнне беренче теплоходны да каршы алдылар биредә.
Ә биш катлы вокзал эче Болгар цивилизациясе тарихы музеен да эченә алган. Бирегә аяк атлауга иң беренче Кол Гали сыны каршы ала. Ул, биредә XIII гасырда яшәп, "Кыйссаи Йосыф"ны язган. Гаҗәеп масштаблы музей мозаик бизәлеше, күпкырлы экспонатлары белән тарих сәхифәләренә сәяхәткә чакыра. "Кыска вакыт эчендә Болгар җирендә бик күп изге эшләр башкардык. Иң мөһиме, изге җиребез гореф-гадәтләр, дин, мәдәният, рухи байлыгыбызны саклау өчен Болгар җире - менә дигән урын. Тормыш мәшәкатьләренә бирешмичә, іүңелләребезне пакьләндерсәк, динебезне тотсак һәм шул рәвешле камилләштерергә тырышсак, барысы да яхшы булачак. "Татар барда хәтәр бар", ди халык. Тотынсак, барысын да булдырабыз. Без - булдыра торган халык", - диде Минтимер Шәймиев.
Рәсми тантаналар күңелле бәйрәм чаралары белән дәвам итте. Без дә Болгардагы истәлекле урыннар белән таныштык. Вәгазь һәм мөнәҗәтләр, борынгы иске татар җырлары тыңладык. Коръән укучылар арасында узган бәйге дә күңелләргә хуш килде. Намаз укучы дин кардәшләребез Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы укыганнан соң сувенирлар һәм эшләнмәләр сатыла торган урында булдык. Аннан борынгы чордан алып бүгенгә кадәр игенчелек һәм икмәк җитештерү тарихына багышланган Икмәк музеен карадык.
Халыкта шундый ышану яшәп килә: Болгарга бер килгән кеше анда кабат барачак. Чөнки бу изге урын һәм ул һәрчак үзенә тартып тора. Әгерҗедән Болгарга 400дән артык чакрым юл үтеп барасы булса да, якташларыбыз анда әле тагын киләчәкләрен белдерделәр. Инде алтынчы тапкыр бирегә сәяхәт иткән тарих һәм мәдәни мирас музее җитәкчесе Рәмзилә Шакирова: "Барган саен биредәге матур үзгәрешләрне күреп күңелем сөенә. Ата-бабаларыбыз җиренә аяк баскач, ару-талу да онытыла, күңел әйтеп бирә алмаслык ниндидер хис белән тула. Яшәргә дәрт, көч алып кайтам мин биредән", - диде. Башка милләттәшләребез дә аның сүзен куәтләп, милләттәшләребезне берләштерүче Изге Болгарыбызга тагын килергә язсын, диделәр.
×××
Болгарда эш әле дәвам итә. Биредә Габдрахман сәхабә коесын яңарталар. Тиздән Болгар мунчасын да манзара кылып булачак, диләр. Димәк, изге җиребезгә барган саен яңалыклар белән танышырбыз әле.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев