Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кыдырлыда беренче тапкыр Авыл көне узды

Кыдырлы – беренче рус революциясе чорында татар демократик матбугатында языша башлаган һәм, Бөек Октябрь революциясенең беренче көннәреннән үк яңа тормыш төзү эшенә керешеп, шул юлда гомерен биргән якты шәхесләрнең берсе Даут Гобәйдинең туган авылы.

Биредә районыбызда гына түгел, республикада сәүдәгәрләре, химаячеләре, хаҗилары белән билгеле Зәетовлар гаиләсе дә дөньяга килгән.

Авыл көненә шушы авылда туып, бүген читтә яшәүче 70тән артык кеше кайткан иде. Бүген Кыдырлыда кыш көне бер генә йортта да ут янмый. Ә җәй көне 18 өйнең 8ендә кеше яши: кемдер даими, кемдер кайтып китеп йөри. Ә бер гасыр элек биредә 800дән артык кеше яшәгәне мәгълүм.

Очрашуны оештыручылар – әтисе шушы авылдан булган Данис Зәңгир улы Кәримов һәм Шамил Мөхәммәтдин улы Фәйзуллин. Соңгысы бүген Ижауда яшәсә дә, җәйләре авылда уза.  Очрашуга кайтучылар аларга тирән рәхмәтләрен җиткереп, мондый матур чараны киләчәктә дә оештырырга кирәклеге турында фикерләрен әйттеләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев