Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кырмысканы ничек бетерергә?

    Бик күпләр бакчада кырмыска күп булудан зарланалар. Ә аның белән ничек көрәшергә соң? Танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВның җавабына күз салыйк: - Үсемлекләрдә: карлыган куакларында, чия, алмагачта кырмыскалар күпләп йөгерешкәнен күрсәгез, кичекмәстән аларны юк итү чараларына керешергә кирәк. Бакчада кара кырмыскалар күренү белән аларның ояларын көрәк белән казып туздырып, кайнар су...

    Бик күпләр бакчада кырмыска күп булудан зарланалар. Ә аның белән ничек көрәшергә соң?

    Танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВның җавабына күз салыйк:

    - Үсемлекләрдә: карлыган куакларында, чия, алмагачта кырмыскалар күпләп йөгерешкәнен күрсәгез, кичекмәстән аларны юк итү чараларына керешергә кирәк. Бакчада кара кырмыскалар күренү белән аларның ояларын көрәк белән казып туздырып, кайнар су сибәм. Әгәр колонияләре бакча культураларына бик якын урнашканлыктан кайнар су сибеп булмаса, корткычларга каршы теләсә нинди агу химикаты белән эшкәртергә була. Аларның җир астыннан чыгу юлларына бор кислотасы сибәргә мөмкин. Кырмыскаларга каршы көрәш нәтиҗәле булсын өчен бу эшләрне иртә яздан, әле алар үрчергә өлгермәгән чакта башлау отышлырак. Йөргән юлларга, җирдәге ояларын көрәк белән тузгытып, колорадо коңгызына каршы кулланыла торган нинди дә булса агуны суда эретеп азрак сибәргә дә була. Бу эшне бер-ике тапкыр кабатларга кирәк, чөнки бер эшкәртү белән барысы да үлеп бетмәскә мөмкин: кайсылары эштә кала, кайсылары ояда бик тирәндә калырга мөмкин.

    ("Ирек мәйданы" газетасыннан күчереп басылды).

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: