Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кырыгынчы тапкыр – уракта

Шушы көннәрдә 65 яшен тутырган ветеран механизатор Радик ӘХМИТОВ өчен быелгы ел аеруча истәлекле. Кыр корабында кырыгынчы тапкыр басуга чыккан комбайнчыга Казанның "Корстон" күңел ачу комплексында "Уңыш" бәйрәмендә катнашу бәхете елмайды. . ..Инде менә ничә ел рәттән комбайнчылар парадында Радик абыйдан: - Быел соңгы тапкыр чыгармындыр инде уракка. Яшем олыгая,...

Шушы көннәрдә 65 яшен тутырган ветеран механизатор Радик ӘХМИТОВ өчен быелгы ел аеруча истәлекле. Кыр корабында кырыгынчы тапкыр басуга чыккан комбайнчыга Казанның "Корстон" күңел ачу комплексында "Уңыш" бәйрәмендә катнашу бәхете елмайды.
.
..Инде менә ничә ел рәттән комбайнчылар парадында Радик абыйдан:
- Быел соңгы тапкыр чыгармындыр инде уракка. Яшем олыгая, ял итәргә кирәк, - дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бер елдан соң парадта янә ветеран комбайнчыны күргәч, күңел күтәрелеп китә. Ә ул үзе:
- Сау-сәламәт көенчә ничек өйдә ятасың инде? Күңелем һәрчак басуда бит минем, - ди аклангандай.
Акланулар кирәкме соң инде мөхтәрәм авыл агаена? Сезнең кебек "туганнан бирле" кыр-басуларны иңләгән ветеранның күңеле кырга ничек ашкынуын аңламыйбызмы әллә без?!
Туган авылы Көчектә 8 сыйныфны тәмамлагач, Арчада механизаторлар курсында укый ул. Менә шуннан бирле аның көчле, тырыш куллары йә машина, йә трактор, йә комбайн иярли.
- Шулай да күңелемә иң якыны - комбайн. 1976 елда кабинасыз "СК-4" комбайнында Фринил Камалиевның (хәзер инде мәрхүм) ярдәмчесе булып эшли башлаган идем. Шуннан бирле төрле комбайннарда эшләргә туры килде. Заман таләп иткәч, менә 8 ел егәрле "Нью Холланд" комбайнын да иярлибез, шөкер, - ди механизатор.
- "Нью-Холланд"ка ияләшү бер дә авыр булмады, эше шул ук бит инде аның, ә компьютерына укыттылар, - дип дәвам итә.
Быелгы урып-җыю чорында 2350 тонна ашлык суктырган ул.
- Нигездә, Кадыбаш, Иске Эсләк, Девәтернә басуларында эшләдек. Яңгырлар гел куркытып торса да, булганны җыеп алдык. Башкалар йокыдан торганчы, һәр көнне иртәнге 5ләрдә үк җайлап-майлап чыга идем комбайнны. Өйдә дә сәгать 4тә торырга күнеккән бит. Шундый җаваплы урак чорында йоклап ятып буламы соң инде?! - ди.
Берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән сыйлаган Кадыбаш, Иске Эсләк ашханәләре пешекчеләренә газета аша рәхмәт тә җиткерергә кушты ветеран комбайнчы.
- Хезмәт кешесенең кадерен белүчеләр эшли анда, - дип тә өстәде.
Менә шулай быелгы уракны күтәренке кәеф белән тәмамлап, комбайнын юып, кышка әзерләп тә куйган инде ул.
- Комбайным белән хушлашмадым, алдагы елга кадәр саубуллаштым гына, - ди елмаеп.
Язманы типографиягә җибәрер алдыннан Радик абый редакциягә шалтыратып, Казанда авыл хезмәтчәннәре өчен бик матур бәйрәм оештырылуын, аннан күтәренке кәеф, яңа көч-дәрт алып кайтуын хәбәр итте.
- Бәйрәмдә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен үзе сәламләде. Ә Авыл хуҗалыгы министрлыгының безгә биргән күчтәнәчен күрсәгез иде?! Күгәрчен сөте генә юк бит анда! Шулай хезмәтеңне бәяләп, зурлап торганда, ничек эшләмәскә?! - диде хөрмәтле механизатор.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев