Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кырынды сәүдәгәрләре

Саба районына педагогларның республика спартакиадасына бару өчен Кырынды чатына чыктым. Әгерҗедән автобус килеп җитәргә шактый вакыт бар иде, гөмбә сатучы кызлар янына барып сәүдәләре белән кызыксындым. Апалы-сеңелле Гөлнара ЗАКИРОВА һәм Гөлчәчәк БАТЫРОВА икән алар. Тезелеп куелган чиләк-чиләк гөмбәләре мине ал да мине ал дигәндәй кызыктырып торалар. Җирән, опята, гөреҗдә, каен,...

Саба районына педагогларның республика спартакиадасына бару өчен Кырынды чатына чыктым. Әгерҗедән автобус килеп җитәргә шактый вакыт бар иде, гөмбә сатучы кызлар янына барып сәүдәләре белән кызыксындым.

Апалы-сеңелле Гөлнара ЗАКИРОВА һәм Гөлчәчәк БАТЫРОВА икән алар. Тезелеп куелган чиләк-чиләк гөмбәләре мине ал да мине ал дигәндәй кызыктырып торалар. Җирән, опята, гөреҗдә, каен, майлы гөмбәләр - кайсын телисең шунысын сайла. Үзем дә гөмбә җыю остасы булганлыктан, кызлар белән сүзебез дә гөмбә җыю, аны эшкәртү турында булды.

- Каенанам Люда гөмбәне җыеп китереп тора, без көннәр буе шуларны сатабыз, - ди Кырындыда яшәүче Гөлчәчәк.

Апалы-сеңелле бу кызлар Шаршадыда туып-үскәннәр. Ә урманнарга бай бу авыл кешеләре элек-электән данлыклы сәүдәгәрләр булып танылганнар. Җиләк, гөмбә, пиннек - барысын да җыеп саталар.

- Гөмбәне бик теләп алалар. Кайбер көнне - дүрт, бик уңышлы булганда сигезәр мең сум да акча эшләгән бар, - диләр кызлар.

Ике сыер асраучы Гөлчәчәк сөт ризыклары белән дә сәүдә итә.

- Авылда эш юк дип төшенкелеккә бирелеп ятып булмый бит инде. Ничек тә акча эшләү юлын табарга тырышабыз. Балаларны үстерәсе, киендерәсе бар, - ди Гөлчәчәк.

Ачык йөзле, киң күңелле, бик аралашучан бу кызлар сатып алучыларга киңәшләрен дә бирәләр, аларны гөмбә тозлау, кыздыру серләренә өйрәтәләр.

- Гөмбә сезоны төгәлләнүгә, каз-үрдәкләр суя башлыйбыз. Аларның да үзебездән артканын сатабыз, - диләр кызлар.

Раилә ТИМОФЕЕВА.

Ямурза авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев