Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кырынды сәхнәсендә - Ижауның “Асылъяр“ ансамбле

Кырынды Мәдәният йортында узган "Асылъяр" татар музыка, җыр һәм бию ансамбленең "Җырлап-биеп күңел ачыйк!" концертына авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров "Бәйрәмнәрнең бәйрәме бу!" дигән бәя куйды. Ижау каласыннан балалар ансамбленең Кырындыга яңа концерт программасы белән килүе һич тә очраклы түгел: ансамбльнең җитәкчесе Лариса Гайнетдинова - шушы авыл кызы, аның кул...

Кырынды Мәдәният йортында узган "Асылъяр" татар музыка, җыр һәм бию ансамбленең "Җырлап-биеп күңел ачыйк!" концертына авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров "Бәйрәмнәрнең бәйрәме бу!" дигән бәя куйды.

Ижау каласыннан балалар ансамбленең Кырындыга яңа концерт программасы белән килүе һич тә очраклы түгел: ансамбльнең җитәкчесе Лариса Гайнетдинова - шушы авыл кызы, аның кул астында шөгыльләнүче балаларның да күбесенең әби-бабалары Шәриповлар, Гайнетдиновлар, Әхмәтовлар, Мөслимовлар, Гәрәевлар, Шакировлар - Кырындыда гомер көзләрен каршылыйлар.

ТНВ каналының "Җырлы-моңлы балачак" тапшыруында еш балкучы, "Аулак өй"дә осталыкларын күрсәтүче, "Зәңгәр ут яктысында" Яңа ел тамашасында катнашучы балаларның үзләрен күрү бәхетенә ирешкән кырындылылар, күрше авыллардан килүчеләр, Әгерҗе, Ижау калаларыннан кайтучылар бу яшь артистларның талантына таң калды. 30 бала катнашындагы мәдәни чарада Удмуртиядә яшәп тә милли тәрбия бирүнең гүзәл үрнәге ачык чагылды: татар халык җырлары, биюләре, тизәйткечләр, такмаклар, такмазалар, халык уеннары, санамышлар - барысы да шундый зур осталык белән тупланган. Менә Сабантуйга бүләк җыю йоласы, ул милли бәйрәмгә ялганып китә. Монысы - Нәүрүз бәйрәме, бишек җырлары, мөнәҗәтләр... Жанрларның нинди генә төрләре юк?! Фольклор бу ансамбльнең төп башкару объекты булса да, эстрадага да киң мәйдан бирелгән.

- Мине ансамбльгә йөрүчеләрнең думбра, курай, дарбука һәм башка инструментларда оста уйнаулары сокландырды, - диде ТНВда "Манзара" тапшыруын алып баручы Кырынды кызы Ландыш Хөсәенова.

- Милли киемнәрнең тарихи булулары бик ошады. Костюмнар берничә гасыр элек тә шундый булган. Йолаларыбызны яшь буынның да белеп үсүе бик куанычлы, - дип соклануын белдерде шушы авыл килене Альбина Кәримова.

- Без бүген Ижау каласыннан оныгым Илназ Ситдыйковны алып килдек. Ул берничә ел инде "Асылъяр"да шөгыльләнә. Репетицияләргә дә үзем йөртәм. Төрле бәйге-фестивальләргә дә бергәләп йөрибез. Ансамбльгә иганәчелек ярдәме күрсәткән Кырынды егете Вилнур Галиевка рәхмәтебез зур, - диде Ижау кунагы Илдус Хәйруллин.

- Сеңлем Флүрәнең кызы Альбина Миңнемөхәммәтова музыка укытучысы Сергей Тюрин белән бу ансамбльдә биюләр өйрәтә. Концерт искиткеч шәп. Мин аның шулай буласына шикләнмәдем дә. Чөнки "Асылъяр" - Рәсәй күләмендәге бәйгеләрдә дә беренче, - дип балаларга дип соклануын белдерде Уразайдан килгән Флүзә Шиһапова.

Концерт бер тында узып китте. Шунысын дә әйтергә кирәк, өч яшьтән унҗиде яшькәчә бу балаларның һәммәсе дә бии дә, җырлый да, сүз остасы да. Шушы асылташларны шомарткан, яктылыгы җемелдәп күзләрне камашырлык иткән җитәкчеләре Лариса Гайнетдинованы һәм нәни сәхнә осталарын тамашачы чәчәкләргә күмде. "Асыл" сүзе затлы, зиннәтле дигәнне аңлатканны очраклы йөртмәвен һәр чыгышы көчле алкышлар астында барган бу ансамбль бүген тагын бер кат раслады.

Икенче көнне "Асылъяр" балалары, Кырындыда өй саен кереп, "Бал, бал, күкәй, ярма, тоз!" дип такмаклап, авылда традициягә әйләнгән "Карга боткасы" бәйрәме белән котлап, тәм-томнар җыйдылар. Аннан соң әти-әниләре, әби-бабайлары белән бергә тау башында ботка пешереп сыйландылар, бергәләп күңел ачтылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев