Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кырынды юбиляры котлаулар кабул итте

Бүген районның танылган шәхесе, озак еллар "Чапаев" колхозын җитәкләгән мөхтәрәм ветеран Мөхтәр Шабаев 80 яшьлек олуг юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Юбилярны район башлыгы Валерий Макаров, аның урынбасары Ришат Нурисламов, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, "Нәүрүз" ширкәте директоры Илгиз Салихов, якыннары тәбрикләделәр. Юбиляр хезмәт еллары белән бәйле бик...

Бүген районның танылган шәхесе, озак еллар "Чапаев" колхозын җитәкләгән мөхтәрәм ветеран Мөхтәр Шабаев 80 яшьлек олуг юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Юбилярны район башлыгы Валерий Макаров, аның урынбасары Ришат Нурисламов, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, "Нәүрүз" ширкәте директоры Илгиз Салихов, якыннары тәбрикләделәр. Юбиляр хезмәт еллары белән бәйле бик күп хатирәләрне искә алды.
"Татарстан - Яңа гасыр" телевизион каналының "Туган җир" тапшыруы баш мөхәррире Рамил Гарипов, "Татартан" каналындагы "Авыл офыклары" тапшыруы мөхәррире Раиф Мөхәммәдиев юбиляр турында тапшыру әзерләү максаты белән килгәннәр иде. "Авыл офыклары" тапшыруы эфирга 31 январьда чыгачак, ә "Туган җир" тапшыруын 6 февральдә күрсәтәчәкләр. Якташыбызны карамый калмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев