Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кырындыда - Сабан туе

Җәй узып барса да, милли бәйрәмебез Сабантуйга әле һаман нокта куелмады. Шимбә көн Кырынды авылында ата-ана назыннан мәхрүм булып чит гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Сабантуй бәйрәме уздырылды. Көн бик эссе булуга да карамастан милли бәйрәмгә килүчеләр шактый иде. - Балаларга бәйрәм күрсәтик, күңелләрен күтәрик дип Әгерҗедән үк килдек. Әнә, башка...

Җәй узып барса да, милли бәйрәмебез Сабантуйга әле һаман нокта куелмады. Шимбә көн Кырынды авылында ата-ана назыннан мәхрүм булып чит гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Сабантуй бәйрәме уздырылды.

Көн бик эссе булуга да карамастан милли бәйрәмгә килүчеләр шактый иде.

- Балаларга бәйрәм күрсәтик, күңелләрен күтәрик дип Әгерҗедән үк килдек. Әнә, башка балалар белән дуслашып беттеләр, рәхәтләнеп уйныйлар, җырлыйлар, бииләр малайлар-кызларыбыз, - дип соклануын белдерде Әгерҗедән Земфира ханым Баһаутдинова.

Бу бәйрәмне оештыручылар - тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы әгъзалары да балалар үзләрен үги итеп тоймасыннар, аралашсыннар, рәхәтләнеп уйнасыннар дигән максатны күздә тотканнар.

- Сабантуй уздыру уе күңелебездә узган ел ук туган иде. Быел ул тормышка ашты. Район хакимиятеннән бүләкләр бирделәр, башка чыгымнарны үзебез күтәрдек, - ди Кырындыдан Ләйсән Рамазанова.

Сәхнә дә буш тормый, малайлар-кызлар осталыкларын күрсәтеп калырга ашыгалар. Ә аланлыкта уеннарны игълан итеп өлгермиләр, катнашырга теләк белдерүчеләрдән озын чират тезелә.

Татар Шаршадысында Мөнзилә Рәимова гаиләсендә тәрбияләнүче Владиславка күз тимәсен. Быел Яшьләр көнендә Әгерҗедә энекәшләре белән брейк-данс биегән бу егет Сабантуй сәхнәсендә дә осталыгын күрсәтте.

- Биергә бик яратам. Быел 9 сыйныфны тәмамладым һәм Алабуга мәдәният көллиятенең хореография факультетына укырга кердем. Интернеттан, телевизордан биергә өйрәнәм дә, аннан энекәшләремне өйрәтәм. Менә бу биюне өч көндә өйрәндек, - ди сәхнәдә бөтерелүче егет.

- Мин дә биергә өйрәнеп килдем. Бүген минем чыгышны да күрә алачаксыз, - ди сөенеп Әгерҗедән килгән нәни биюче Ангелина.

Ә менә Артурның балалар Сабан туенда беренче катнашуы икән. "Бик ошый миңа", диде ул. Капчык киеп йөгерүдә беренче килгән, кашыкка йомырка салып йөгерүдә дә дистанцияне беренче булып узган. Чүлмәк ватуда гына бераз сынаткан Артур.

- Балалар күп бүләкләр белән кайта бәйрәмнән, - ди сөенеп бу балаларның әниләре Земфира ханым.

Татар Шаршадысыннан Илгизә Хәсәнова тәрбияли торган балалар да бик актив булып чыктылар. Әнә, дүрт яшьлек Илнур апа-абыйларыннан калышмый ярышларда катнаша. Абыйсы Илшат та җитезлеге белән таң калдырды.

Бәйрәмдә әти-әниләр дә осталыкларын күрсәттеләр. Балалары белән бергәләп "Күңелле стартлар"да ярыштылар. Соңыннан учак өстендә казанда пешкән тәмле ризыклардан авыз иттеләр.

Бәйрәмнән һәркем канәгать калды. Балалар әле ярышлардан соң да бик озак уйнадылар, күңел ачтылар.

- Алдагы елларда да милли бәйрәмебез балаларыбызны тагын җыйсын иде, - дигән теләген җиткерде Ләйсән Рамазановага район башлыгы Валерий Макаровның Рәхмәт хатын тапшырганда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.

Белешмә:

Әгерҗе районында 78 гаиләдә опекунлыкка алган 295 бала тәрбияләнә.

Кырындыда 7 гаилә әти-әни назыннан мәхрүм булган 30 баланы үз канаты астына сыендырган.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев