Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кырындыдан Ләйсән, Лариса, Эльвира: “Җиләк басулары төшкә керә“

Июль - җәйнең иң матур вакыты. Гүзәллекнең басу-кырларга, аланнарга күчкән мәле бу. Аллы-гөлле чәчәкләр арасында күбәләкләр бөтерелә, авыл агайлары печән әзерләү белән мәш килә, ә уңган ханымнар бу вакытта яулыкларын артка чөеп бәйләп, кулларына бизәкле чиләкләрен тотып җиләк җыялар. БИЗНЕСКА ЮЛ АЧУЧЫЛАР Соңгы вакытта авылларда җиләк бизнесы киң җәелде. Бу...

Июль - җәйнең иң матур вакыты. Гүзәллекнең басу-кырларга, аланнарга күчкән мәле бу. Аллы-гөлле чәчәкләр арасында күбәләкләр бөтерелә, авыл агайлары печән әзерләү белән мәш килә, ә уңган ханымнар бу вакытта яулыкларын артка чөеп бәйләп, кулларына бизәкле чиләкләрен тотып җиләк җыялар.

БИЗНЕСКА ЮЛ АЧУЧЫЛАР

Соңгы вакытта авылларда җиләк бизнесы киң җәелде. Бу шөгыльне бигрәк тә олы юл буена урнашкан авылларда яшәүче гүзәл затлар үз итә. Әнә, Кырындыда капка төбе саен сәүдәгәр. Чиләктәге эре-эре җиләкләр мине ал да мине ал дигәндәй узып баручыларны кызыктырып тора. Сатучылары да нинди бит әле! Берсеннән-берсе гүзәлләр дә, уңганнар! Менә бу өч бертуган Ләйсән РАМАЗАНОВА, Лариса ИСКАКОВА, Эльвира КОРОБЕЙНИКОВА төнге сәгать берме, икеме, йокыларын җиңеп басу түренә кузгалалар. Балалары йокыдан торганчы, чиләкләрен тутырып кайтып та җитәләр. Ә әниләре Флүрә апа - сатучы.

Авылда җиләк бизнесының нәкъ менә алардан башлануын да яшермиләр кызлар.

- Шулай берсендә чиләкләрне тутырып көлешә-көлешә җиләктән кайтып килә идек. Яныбызга машина туктады да бер абзый җиләк сатуыбызны сорады. Каршы килмәдек, саттык та җибәрдек. Икенче тапкыр ирем Альфредның туган көнендә җиләк сатып акча эшләдем. Чиләкне юри генә капка төбенә калдырып кереп киткән идем, берничә минуттан җиләкне алып та киттеләр. Менә шушы хәлләрдән соң 12 ел инде без җиләк сату белән шөгыльләнәбез, - ди иң өлкәне Ләйсән.

Ә җиләк сезонын алар һәр елны Ләйсәннең туган көнендә - 8 июньдә ачалар.

- Җиләк пешкәнне безнең кебек түземсезләнеп көткән кеше бармы икән?! Кыш буе җиләк басулары төшкә кереп җәфалый, - ди уртанчысы Лариса.

Быел бик күпләр җир җиләгенең вак булуыннан зарланса, бу ханымнарның чиләгенә күз төшергәч эре-эре сусыл җиләкләрне күреп шаккатасың, билләһи.

- Әллә безне басуга бардылар да җиләкнең оясына эләктеләр дип уйлыйсызмы? Җиләклекләр эзләп йөзәр чакрым юл үтәбез. Менделеев районына, Удмуртия якларына да чыгабыз. Ике апам алмаш-тилмәш машина йөртә, шушы бизнеска кереп киткәч өченче "Ока" машинасын туздырабыз инде, - дип көлә төпчек кыз Эльвира.

Утта янмас, суда батмас бу ханымнар. Әнә, баскан урыннарында да тик кенә тора алмыйлар. Кая анда зарлану, кая алҗу! Рәхәтләнеп көләләр, җиләк басуындагы кызык хәлләрне искә төшерәләр. Бер елны Ләйсәннең каршысына урман хуҗасы аю да килеп чыккан хәтта.

- Бер-беребезгә карашып күпме торганбыздыр, белмим. Кыймылдарга да курыктым хәтта, гомерем шушында өзеләчәк икән дигән идем инде. Рәхмәт төшкере, күпмедер вакыттан соң акрын гына китеп барды аю, - ди ул.

КАЕН ҖИЛӘГЕННӘН КЕРЕМ КҮБРӘК

Көн кызуында кигәвен-черки яныңнан китми бимазалап торганда җиләк җыю бик тиз туйдыра дип уйлап ялгышканмын икән. Җиләкче ханымнар бу сүзләр белән килешмиләр.

- Җиләк вакыты бер генә бит ул. Кыенлыкларга түзәсең инде. Әнә, без заказга бер көнгә 25 (!) литр каен җиләге җыйдык, - ди Лариса.

- Иң күп керем - каен җиләгеннән. Биш литрын 2500 сум белән саттык. Быел каен җиләгеннән 25шәр мең сум акча эшләдек. Ә узган ел һәрберебезгә 45 мең сум булган иде. Җир җиләгенең биш литрын 500 сум белән сатабыз, - ди Ләйсән.

Бер баруда каен җиләген - бишәр, җирнекен унбишәр литр җыялар. "Иң җитезе кайсыгыз" дигән сорауга беравыздан "Ләйсән" дип җавап бирделәр кызлар.

- Сеңлеләрем дә калышмый. Бездә "булдыра алмыйм" дигән сүз юк. Һәркем чиләген тутырырга тиеш. Өчәр тәүлек йокламаган чаклар да бар. Тик җиләккә бармый калган чак юк. Беребез йоклап кала икән, аны "җәза" көтә, - дип елмая Ләйсән.

Бу ханымнар барысына да өлгерә. Өйләре дә ялт ииткән, бакчаларында ник бер чүп булсын!

- Җитешергә тырышабыз инде. Кайнатмасын да ясыйбыз, хәзер менә кыяр тозлау эшенә керешәбез. Җиләк сезонын япкач, пиннек сатуга тотынабыз. Көз якынлашканда гөмбә сезонын ачабыз. Анысы ноябрьгә кадәр сузыла. Менә шулай алты ай эшлибез, алты ай ял итәбез, - ди Ләйсән.

- Эш акчада гына да түгел! Табигать кочагында булу - үзе бер рәхәт бит ул, - дип җөпли Лариса.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев