Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кырындыдан Люция Закирова мул уңыш алу серләрен яхшы белә

Кырындыда яшәүче Люция-Илгизәр ЗАКИРОВларның бакчалары белән танышканчы, башта өйләрендәге гөлләр оранжереясен карап хозурландык. ЧӘЧӘК АТЫГЫЗ, ГӨЛЛӘРЕМ Кайда гына юк гөлләр! Стенага да эленгән, стенкага да куелган, идәнне дә урап алган. Олы-олы чүлмәкләрдә берсеннән-берсе искитмәле матур гөлләргә сокланмаган кеше юктыр, мөгаен. - Әле яшьрәк чакта гөлләрне түшәм буйлап үрмәләтә идем. Яратам...

Кырындыда яшәүче Люция-Илгизәр ЗАКИРОВларның бакчалары белән танышканчы, башта өйләрендәге гөлләр оранжереясен карап хозурландык.

ЧӘЧӘК АТЫГЫЗ, ГӨЛЛӘРЕМ

Кайда гына юк гөлләр! Стенага да эленгән, стенкага да куелган, идәнне дә урап алган. Олы-олы чүлмәкләрдә берсеннән-берсе искитмәле матур гөлләргә сокланмаган кеше юктыр, мөгаен.

- Әле яшьрәк чакта гөлләрне түшәм буйлап үрмәләтә идем. Яратам шул аларны. Иртән тору белән кая мал арасына чыгу! Башта гөлләремне карыйм, су сибәм, кояш төшкән якка әйләндерәм, корыган яфракларын җыям, төпләрен йомшартам. Алар белән сөйләшә-сөйләшә эшлим, - ди Люция апа.

Балалары шаяртып өйләрен "ботаника бакчасы" дип тә йөртәләр. Әйтерсең дә шул, 60лап гөл үсә бу йортта. Җәй көне кайберләре бакчага да күчеп утыра.

ЛЮЦИЯ КИҢӘШЛӘРЕ

Люция апа "безнең бакчада искитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш юк", дисә дә, шушы 5-6 сутый бакчасыннан ничек мул уңыш алуын, кышка төрле салатлар ясалган, кыяр-помидорлар тозланган, җиләкләреннән кайнатмалар әзерләнгән 700ләп банкасын базга төшерүен әйткәч, бу ханымның уңганлыгына, өлгерлегенә ничек сокланмыйсың инде?!

Бакчада мул уңыш алуның серләре нидә икәнен беләсезме? Люция апа киңәшләренә колак салыйк. Аларны кулланырга быелга соңга калсагыз, кисеп алып саклагыз да, киләсе елга файдаланырсыз.

САРЫМСАК. Бик күпләр җәен сарымсакның кыяклары саргаюдан зарланалар. Ә Люция апаныкы - ямь-яшел. Кар бетеп, җирдән күренә башлауга ул сарымсакның төбен яхшылап йомшарта, пычкы чүбе сибеп куя икән. Һәм сарымсакны алганчы көн саен салкын су сибә. Гомумән, Люция апа бөтен яшелчәсенә, җиләкләренә гел шлангадан салкын су сиптерә. "Беркайчан да җылы су сипкәнем юк", ди.

- Сарымсакларым бик эре була. Шушы ике түтәлнең уңышы үзебезгә дә җитә, артыгын сатам да әле, - ди ул.

ВИКТОРИЯ. Монысы - Кичкетаңнан оста бакчачы Замир кодасы биргән бакча җиләкләре. Шау чәчәктә утыралар иде алар без барганда. Хәзер инде җиләкләрен күтәрә алмыйча сыгылып төшкәннәрдер.

- Бу җиләкләр быел өченче елын шулай мул уңыш бирергә әзерләнәләр, - ди хуҗабикә.

Язга чыгуга ул аларның һәрберсенең төбенә аз-азлап черемә салып чыга, сыер тизәген ачытып сибә, төпләренә пычкы чүбе дә сала һәм, әлбәттә, күпләп су сибә.

- Бәлки ышанмассыз да, менә шушы кечкенә генә түтәлдән узган ел биш чиләк җиләк җыйдым, - ди уңган бакчачы.

ПОМИДОР. Бу яшелчәне сирәк кенә итеп туфракка күчергән. Помидор чәчәк аткач ике рәт арасыннан бәрәңге өйгән кебек эшкәртеп чыга. Яңадан суны шул буразнага гына агыза. Ун литр суга бер литр эремчек суы салып, бер-ике тамчы йод тамызып шушы катнашманы сипсәң, фитофторага каршы менә дигән чара, ди.

- Бер елны да помидорларымның черегәне юк. Менә шушы эремәнең файдасын күрәм, - ди ул.

КӘБЕСТӘ. Бу яшелчәне ачык грунтка күчергәндә чокыр ясагач шуңа көл, тирес һәм суган кабыгы сала бакчачы. Бу - корткычларга каршы менә дигән дәва, ди Люция апа. Ә өйгәч кәбестә күбәләге тишкәләмәсен өчен бер чиләк суга кер сабыны, теш пастасы салынган эремәне сибә. Шулай ук горчица порошогы сипсәң дә корткычлар якын килми икән.

КЫЯР.

- Бик күпләр миңа кыяр-помидорларыңны нигә рәхәтләнеп теплицада үстермисең, диләр. Ә минем әлегә теплицага ихтыяҗым юк. Карагыз әле, теплицада үскән кыярлардан кимме әллә минекеләр? - ди Люция апа инде бүген өзеп ашарлык кыярларына ишарәләп.

- 10 литр суга 1 литр аерткан сөт салып кыярга сипсәң, уңышның күп буласын көт тә тор. Сыер тизәге дә ачытып сибәм, тамырларын черүдән саклау өчен сабакларын зеленка белән буйыйм, - ди ул.

Люция ападан мул уңыш алу буенча дәресне бик озак кызыксынып тыңларга була. Киңәшләре дә бик кирәкле. Сез дә кулланып карагыз әле, бакчачылар.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев