Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кырындылылар мунчада бытбылдык һәм тавык чебиләре үстерәләр

    "Бытбылдык йомыркадан чыкканда бармак башы кадәр генә була. Чыгу белән алпан-тилпән килеп йөгереп тә китә. Авырлыгы 8-10 грамм гына булса да, шундый тере, күп ашый..." Кырындыда яшәүче Фирая-Альфред СОЛТАНОВЛАР үз хуҗалыкларында үрчетә торган торган кошлар турында әнә шулай "тәмләп" сөйлиләр. Ижауда эшләп пенсиягә чыкканнан соң, туган авылларына кайтып төпләнергә булган...

    "Бытбылдык йомыркадан чыкканда бармак башы кадәр генә була. Чыгу белән алпан-тилпән килеп йөгереп тә китә. Авырлыгы 8-10 грамм гына булса да, шундый тере, күп ашый..." Кырындыда яшәүче Фирая-Альфред СОЛТАНОВЛАР үз хуҗалыкларында үрчетә торган торган кошлар турында әнә шулай "тәмләп" сөйлиләр.

    Ижауда эшләп пенсиягә чыкканнан соң, туган авылларына кайтып төпләнергә булган бу гаилә. Кырындыда ныклап яши башлауларына берничә ай гына әле.

    - Без тик торырга яратмыйбыз. Мөгезле эре терлек асрарга хәлебездән килмәс дип уйладык та, кошлар үрчетергә булдык, - диләр.

    "Теләгән - елан итен ашаган" дип юкка гына әйтмиләр. Солтановлар да иң беренче эш итеп өй шартларына яраклаштырылган инкубатор сатып алганнар. Аннан - йомыркалар.

    - Бытбылдык йомыркаларын Ижаудан алып кайттык. Ә нәселле тавык йомыркаларын Чехословакиядән тикле соратып алдык, - диләр.

    Бу сүзләрдән соң сораулы карашны күреп, Фирая:

    - Хәзер Интернет заманы бит. Чехиягә тикле бармадык инде, йомыркаларны Екатеринбург өлкәсендә урнашкан шәхси ярдәмче хуҗалык аша проводниклар ярдәме белән поездда кайтарттык, - дип сөйләп китте.

    Беренче тапкыр инкубаторга 180 тавык йомыркасы салган булганнар. Шулардан 130лап чеби чыккан. Ә бытбылдыклары - 60тан артык. Чебешләрне берәр атналап өйдә тотканнар, дәвалау-профилактик чаралар уздырганнар.

    - Әлегә чебешләрне иске мунчабызда тотарга туры килә, - диләр.

    Аны яхшылап җылытканнар, моның өстенә, җылыткыч һәм инфракызыл утлы лампалар да куйганнар. Әнә, аерым читлекләрдә тавык чебиләре, бытбылдыклар җим чүпли.

    - Менә болары - йон тәпиле "фавероль" токымлы чебиләр, болары - "легбар" токымлы. Алар тавык булып үсеп җиткәч, бүрекле булачаклар һәм зәңгәр йомырка салачаклар. Әнә, "ла-фреш" токымлы "мөгезле" чебиләр, "суссекс", "амрокс" токымлы ит-йомырка чебиләре. Бытбылдыклар бер-берсенә якын булырга тиеш, ягъни аларга иркенлек кирәкми. Шулай булганда алар 45 көннән йомырка сала башлыйлар...

    Фирая чебиләрнең һәркайсы турында шундый тәфсилләп сөйли, әйтерсең, гомере буе кош фабрикасында эшләгән.

    - Ничә көнлек булуларына карап, чебешләргә төрле азык бирәбез. Витамин булсын дип теплицабызда яшел үлән үстерәбез хәтта, - дип кушыла җәмәгате Альфред. Чебиләрне карау, ашату - аның җаваплылыгында.

    - Чебиләргә нинди азык бирергә кирәклеген башта Интернеттан укыйбыз, аннан мин дәфтәргә язып алам да, шуның буенча әзерлим, - ди ул.

    Азыкны пешереп ашатыр өчен ишегалдына мич тә чыгарып куйган хуҗа. Абзарда да кошлары бар аларның.

    - Тавыкларыбыз кыш буе йомырка салды. Ә менә бу күркәләрне күптән түгел генә сатып алдык. Күркәләр дә үрчетергә хыялланабыз, - диләр хуҗалар.

    Киләчәктә бытбылдыклар үрчетеп, аларның йомыркаларын сатарга да планлаштыралар. Быел җәй көне җылы абзарлар салырга ниятлиләр. Банктан кредит алып, бик күп төзелеш материаллары сатып алганнар.

    Гомумән, Солтановлар тик торуны белми. Фирая язын кәбестә, помидор, баллы борыч, чәчәк үсентеләре сата. Җәен - иртә өлгерешле бәрәңге, бакча җиләге... Аннан каен җиләге, җир җиләгенә чират җитә.

    - Тик торсаң, беркем дә китереп бирми бит. Ә болай акмаса да, тамып тора әле, - ди хуҗабикә.

    Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин киңәше белән шушы көннәрдә Минзәлә районының Хуҗамәт авылында бытбылдык үстерүче шәхси хуҗалыкка тәҗрибә уртаклашырга барып кайттылар Солтановлар. Хөкүмәтнең быел кош-корт алуга бирә торган субсидиясеннән дә файдаланып карарга уйлыйлар. Мондый үҗәтлек һәм тырышлык булганда киләчәктә кошчылык буенча аларның үзләренә дә тәҗрибә уртаклашырга килерләр әле.

    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: