Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

КЫЯР ТОЗЛЫЙБЫЗ

"БИК ТӘМЛЕ" 3 литрлы банка төбенә керән яфрагы, 1-2 укропның зонтигын салабыз. Укропның яшелен турап өстәсәгез дә була. Аннан баш-башы киселгән кыярларны банкага тутырабыз. Шуның өстенә кайнап чыккан суны коябыз һәм 10-15 минут тотабыз. Суны кәстрүлгә бушатып кайнатып чыгарабыз. Кыяр өстенә 2,5әр аш кашыгы тоз, шикәр комы салып суны өстенә...

"БИК ТӘМЛЕ"
3 литрлы банка төбенә керән яфрагы, 1-2 укропның зонтигын салабыз. Укропның яшелен турап өстәсәгез дә була. Аннан баш-башы киселгән кыярларны банкага тутырабыз. Шуның өстенә кайнап чыккан суны коябыз һәм 10-15 минут тотабыз. Суны кәстрүлгә бушатып кайнатып чыгарабыз. Кыяр өстенә 2,5әр аш кашыгы тоз, шикәр комы салып суны өстенә коябыз һәм 1 аш кашыгы уксус эссенциясе өстәп капкачлап куябыз. Тоз, шикәр комы эреп беткәнче банканы әйләндереп торырга кирәк. Яңадан өстенә әйбер каплап куярга кирәкми.
 
"КИБЕТНЕКЕ КЕБЕК"
1 литр суга 1,5 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 3 литрлы банкага 10-12 аш кашыгы 9 процентлы уксус кирәк.
Лавр яфрагы, борыч, канәфер, боҗралап туралган суган, укропны банка төбенә салып, өстенә кыяр тутырабыз. Өстенә кайнап чыккан су коябыз. Су җылы халәткә килгәнче тотабыз да кәстрүлгә бушатабыз. 1 литр су исәбеннән тоз, шикәр комы өстибез. Кайнап чыккач кыяр өстенә коеп капкачлап куябыз. Уксусны кыяр өстенә икенче тапкыр су койганчы салырга кирәк.
 
"КЕТЕР-КЕТЕР"
Бер кишер, ике суган, бер баш сарымсак, берәр керән, карлыган, чия, лавр яфраклары, бер укропның зонтигы, борчаклы борыч кирәк.
3 литрлы банканың төбенә 4 өлешкә бүленгән кишерне һәм югарыда саналган ингридиентларны салабыз. Кыярны тутырганнан соң кайнап чыккан суны коябыз һәм 15 минут тотабыз. Шуңа 5 чәй кашыгы тоз, 10 чәй кашыгы шикәр комы өстибез. Специяләр салынган суны тагын бер кат бушатып кайнатып чыгарабыз да 100 грамм уксус салып капкачлап куябыз.
 
"ӘЧЕ ЯРАТМАУЧЫЛАРГА"
Бу бик тәмле җиңелчә тозланган кыяр. Әчене яратмаучылар шушы рецепт буенча тозлый алалар.
3 литрлы банкага 1,5 литр су, 2 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы кирәк.
Кыярларны юганнан соң 3 сәгатькә суда калдырабыз. Суны алыштырып торырга кирәк.
Банкага укропның зонтигын, керән яфрагы, 5 карлыган яфрагы, 4 төш сарымсак, 10 борчаклы борыч, 4 канәфер, корица, эстрагон салабыз.
Кыярларны вертикаль рәвештә тутырабыз, кайнар рассол салып 3 минут тотабыз. Соңыннан рассолны бушатып тагын кайнатып чыгарабыз. Кире банкага бушатканда 1 аш кашыгы уксус салырга онытмагыз. Җылы юрган белән каплап суынганчы тотарга кирәк.
 
"ГАДИ ДӘ, КЕТЕРДИ ДӘ"
Бу гади ысул белән тозласагыз, кыярларыгыз кетер-кетер килеп торырлар.
3 литрлы банкага керән, чия, карлыган яфраклары, укропның зонтигын, 5 төш сарымсак салабыз. Банкага 4 аш кашыгы шикәр комы, 10 чәй кашыгы тоз салабыз. Банкага кыярларны тутыргач өстенә салкын су коябыз һәм полиэтилен капкач белән ябабыз. Караңгы салкын урында кыярларны өч ай тотабыз. Бу ысул белән тозланган кыярлар язга кадәр бозылмый.
 
"САЛМЫШ"
3 литрлы банка төбенә керән тамыры, укроп, сарымсак, карлыган яфраклары салабыз. Кыярларны тутырганнан соң, маринад коябыз. Ә ул болай эшләнә: өймичә генә 3 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы уксус, 2 аш кашыгы аракы салабыз. Маринадны салгач сулы кәстрүлдә 15 минут стерильләштереп алабыз.
 
"ТОМАТЛЫ КЫЯРЛАР"
5 кило кыяр, 2 кило помидор, 250 грамм сарымсак, 250 грамм көнбагыш мае, 250 грамм шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы 70 процентлы уксус кирәк.
Помидорларны иттарткычтан чыгарабыз, шуңа көнбагыш мае, шикәр комы, тоз салып 10 минут кайнатабыз.
Шушы массага аз-азлап боҗралап туралган кыярларны өстибез. Шушы массаны 20 минут кайнатабыз. Аннан соң сарымсак белән уксусны өстәп болгатабыз һәм 650 граммлы банкаларга тутырып капкачлап куябыз.
 
"МАРИНАДЛАНГАН" КЫЯРЛАР
3 литрлы банкаларга кыярларны тутырабыз да рассол коябыз. Ул болай әзерләнә: 2 аш кашыгы өеп тоз, 6 аш кашыгы өеп шикәр комы, 5-7 борчаклы борыч, 5-7 лавр яфрагы кирәк. 3 минут кайнатып алабыз да азрак суыткач 2 аш кашыгы 70 процентлы уксус өстәп кыяр өстенә коябыз. Аннан 5 минут стерильләштереп алырга кирәк.
 
"ҖИҢЕЛЧӘ ТОЗЛАНГАН КЫЯРЛАР"
3 литрлы банкага укроп, керән, карлыган яфрагы, сарымсак, 4-5 борчаклы борыч, 2-3 данә канәфер, шомырт яфрагы, 1 аш кашыгы өеп тоз, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 2 таблетка аспирин, 0,5-1 чәй кашыгы 70 процентлы уксус эссенциясе салып, кайнап торган су коябыз да капкачлыйбыз.
 
Исегездә тотыгыз: кыярларны һәрвакыт стерильләшетерелгән банкаларда тозларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев