Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кыярдан ничек мул уңыш алырга?

Кыярдан яхшы уңыш алу өчен, аларны даими рәвештә тукландырып торырга кирәк. Моның өчен камыр башы (закваска) булыша. Аны әзерләү өчен, бер чиләк суга өч телем кара ипи салыгыз да өстен яхшылап каплап куегыз. Чиләкне бер атнага җылы урынга куегыз. Витаминлы «су»ны кыяр тамырларына сибегез. Моны, кыяр чәчәк ата башлагач, атнага...

Кыярдан яхшы уңыш алу өчен, аларны даими рәвештә тукландырып торырга кирәк. Моның өчен камыр башы (закваска) булыша. Аны әзерләү өчен, бер чиләк суга өч телем кара ипи салыгыз да өстен яхшылап каплап куегыз.

 
Чиләкне бер атнага җылы урынга куегыз. Витаминлы «су»ны кыяр тамырларына сибегез. Моны, кыяр чәчәк ата башлагач, атнага бер тапкыр эшләргә була.
 
Кыярның яфраклары саргайса, калий җитми дигән сүз. Бу очракта көл төнәтмәсен кулланырга кирәк. Бер литр кайнар суга ике аш кашыгы көл салып, ике тәүлек төнәтәсең. Суган төнәтмәсе дә булыша. Бер чиләк суга бер стакан суган кабыгы салып, чиләкне ут өстенә утыртырга, кайнап чыгу хәленә җиткәч, сүндерергә. Ике сәгать төнәткәч, кыяр өстенә сибәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев