Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кызыктырмый шәһәр

    Бу яшь белгечләрнең өчесенә дә авыл җанлылык, тырышлык, үҗәтлек хас. Өчесе дә авыл хуҗалыгы тармагында җаваплы хезмәттә эшлиләр. "Киләчәктә дә авылдан аерылмаячакбыз", - диләр. Татар Чилчәсе егете Илназ НАСЫЙРОВ гомер буе ветеринар булып эшләгән бабасы Габделхак, әтисе Илшат үрнәгендә Можга ветеринария көллиятенә укырга керә. Аннан читтән торып Ижау авыл хуҗалыгы...

    Бу яшь белгечләрнең өчесенә дә авыл җанлылык, тырышлык, үҗәтлек хас. Өчесе дә авыл хуҗалыгы тармагында җаваплы хезмәттә эшлиләр. "Киләчәктә дә авылдан аерылмаячакбыз", - диләр.
    Татар Чилчәсе егете Илназ НАСЫЙРОВ гомер буе ветеринар булып эшләгән бабасы Габделхак, әтисе Илшат үрнәгендә Можга ветеринария көллиятенә укырга керә. Аннан читтән торып Ижау авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый. Берничә ел Варкләд-Бодьяда дуңгызчылык комплексында ветеринар булып эшләгән егетне январь аенда Яңавылдагы мегафермага идарәче итеп билгелиләр.
    - Хезмәт юлымның башында Удмуртиянең Каракүл районындагы мегафермада ветеринария табибы булып эшләгән идем. Шуңа бу эш миңа яхшы таныш, - ди Илназ.
    Шулай да чит илдән кайтыртылган 1060 савым сыер, 1300 яшь терлек исәпләнгән заманча мегаферма белән җитәкчелек итү җиңел түгелдер.
    - Кайчак ветеринар, тракторчы, икътисадчы, осеменатор да булырга туры килә, - ди ул.
    Шулайдыр шул. Әнә, 5әр мең тонна сыйдырышлы 10 сенаж чокырын тутырып бетерәсе, савымны, терлекләргә бирелә торган азыкны һәм башка мең төрле эшне контрольдә тотарга кирәк аңа.
    - Озакламый үзебездә үскән, ягъни "Австралия-Яңавыл" таналары бозаулый башлаячак. Яңа елга кадәр 600 тана бозауларга тиеш, - ди.
    Биредә әле төзелеш тә дәвам итә.
    - Төзелеш эшләренә кагылышыбыз булмаса да, корпусларны дөрес итеп җиһазландыруны даими күзәтеп торабыз, - ди җитәкче. Моның өстенә, инженер, электрик кебек кадрларга кытлык бар икән.
    - Ветеринария табибы, зоотехник-селекционер, зоотехник юк иде. Әле ярый, Удмуртиядән килергә ризалык белдерделәр яшь белгечләр, - ди ул. Бүген идарәчене шушы белгечләрне биредә саклап калу, моның өчен аларга даими яшәү урыны булдыру проблемасы да борчый.
    Илназ белән бик аз гына аралашсак та, аның үз эше өчен янып торуын аңлавы авыр булмады. Иң мөһиме, шушы дәрте сүрелмәсен дә, яңа коллективта яңа үрләр яуларга язсын яшь җитәкчегә.
    Варкләд-Бодьядагы дуңгызчылык комплексы идарәчесе Николай САПОЖНИКОВ Ижау авыл хуҗалыгы академиясендә белем алганда бирегә практика узган.
    - Укуны тәмамлагач та кая барырга дип аптырап тормадым, эшемне шушында дәвам иттем, - ди Әгерҗе егете. - Без шәһәрдә яшәсәк тә
    , дуңгызлар үрчеттек, казлар, тавыклар тоттык, шуңа авыл хуҗалыгы миңа бик якын.
    Баштагы елларда технолог булып эшләсә, менә инде икенче елын заманча комплекс белән җитәкчелек итә егет.
    - Безнең комплекста үз эшенә мөкиббән кеше генә эшли ала. Хезмәт ярату белән бергә белемле булырга, аны һәрчак камилләштереп торырга, технологияләрне үтәргә кирәк, - ди җитәкче. Комплекска нигез салынганнан бирле биредә эшләүче тәҗрибәле хезмәтәшләре Лилия Халитова, Николай Зыгов, Мөхәммәтнур Абдуллин, Фәрит Нургаянов, Альфред Хисамиев, Ильяс Тукманов, Наил Мухъяновка хөрмәте бик зур аның. Үзе кебек яшь белгечләрнең эшкә килүенә дә бик сөенә.
    - Күптән түгел Алабуга егете Евгений Зыковны баш технолог, ә Сарапулдан Сергей Паеровны ветеринар табиб итеп эшкә алдык. Алар минем кебек үк бирегә көн саен Әгерҗедән эшкә килеп йөриләр, - ди Николай. Үзе дә авыр эш көненнән соң гаиләсе, әле күптән түгел генә дөньяга килгән нәни улы Олег янына
    Әгерҗегә юл тота.
    - Өйгә кайткач, нәниебез алҗуларны оныттыра, - ди елмаеп яшь әти.
    Бүген дуңгызчылык комплексында 650ләп ана дуңгыз исәпләнә. Ә тулаем алганда, аларның саны 7 мең тирәсе.
    - Узган ел 14,5 мең баш дуңгыз саттык, быел да шуннан киметмәбез дип уйлыйм. Чаллыда даими клиентларыбыз бар, - ди ул. Алдагы елда сату күләмен тагын да арттырырга планлаштыралар.
    - Коллективыбыз бердәм, максатчан. Шуңа бу үрне яулау авыр булмас, - ди идарәче.
    Салават ШӘРИФУЛИН "Варкләд-Бодья" бүлекчәсендә идарәче булып күптән түгел генә эшли.
    - Казанда аграр университетны тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын Яңавылдагы мегафермада инженер-энергетик булып башладым. Бер ел армиядә хезмәт итеп кайткач, Казанга киткән идем. Тик туган җирнең тарту көче кабат авылга алып кайтты. Башка читкә китеп йөрмәм инде. Кичкетаңда олыгаеп баручы әти-әнием, энеләрем дә минем ярдәмгә мохтаҗ, үзем дә авыл җирен яратам, - ди Салават.
    Аның һәр эш көне иртәнге планеркадан башлана.
    - Аннан фермаларны урап кайтам, савым белән танышам. Проблемалар килеп туганда бригадир, ферма мөдире белән киңәшләшеп, шунда ук чишү юлын эзлибез. Еш кына югарыдагы җитәкчелек тә ярдәм итә, - ди егет. Көн дәвамында берничә кат басуга барып кайтырга, кукуруз уручы механизаторлар янында булырга, башка мең төрле проблеманы чишәргә туры килә аңа.
    - Баштарак куркыта иде, инде хәзер күнегеп барам. Шулай да авыл тармагына яшьләрне күбрәк тартасы иде. Үзем авыл җанлы булгач, башка яшьләр күңеленә дә шушы оеткыны саласы килә, - ди яшь идарәче. Ә үзенең бертуган энесе - Сарапул агрокөллияте студенты Нурбулатның, Кичкетаң мәктәбенең 11 сыйныфында укучы Нурисламның (ул да Казан аграр университетына керергә хыяллана - авт.) киләчәктә нәкъ менә авыл хуҗалыгында эшләячәгенә икеләнми ул.
    Бу яшь белгечләр белән аралашканда яраткан җырчыбыз Салаватның: "Авыл ничек яшәр, кызыктыра шәһәр" дигән җыр сүзләре искә төште. Эшләре ничек кенә авыр булмасын, бу егетләрне шәһәр кызыктырмый.
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: