Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кызылъярның алтын йолдызы

    Кечкенә генә Иске Кызыльярда калыккан алтын йолдыз ул - Йолдыз ага ХӘЛИУЛЛИН. Мәскәүдә яшәүче күренекле якташыбыз, Евразия халыкара академиясенең мөхбир әгъзасы, профессор, дипломат Йолдыз әфәнде алтын көзгә кергән көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. УЛ ДА БИТ АВЫЛ МАЛАЕ Гап-гади крестьян гаиләсендә, караңгы гына татар авылында дөньяга килгән бу малай...

    Кечкенә генә Иске Кызыльярда калыккан алтын йолдыз ул - Йолдыз ага ХӘЛИУЛЛИН. Мәскәүдә яшәүче күренекле якташыбыз, Евразия халыкара академиясенең мөхбир әгъзасы, профессор, дипломат Йолдыз әфәнде алтын көзгә кергән көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    УЛ ДА БИТ АВЫЛ МАЛАЕ

    Гап-гади крестьян гаиләсендә, караңгы гына татар авылында дөньяга килгән бу малай дөнья күләмендә танылган дипломат, профессор булыр дип кем уйлаган?! Хәер, әти-әниләре, әллә ни укымышлы булмаса да, авылда бик хөрмәтле, заманына күрә зыялы кешеләр булганнар. Өстәвенә, әнисе Һаҗәр апаны авылда "дипломат" дигән кушаматы да булган. "Хәтта иң кызу канлы, холыксызрак кеше белән дә уртак тел таба белгәнгә әниемне "дипломат" дип йөрттеләр", дип яза истәлекләрендә Йолдыз ага. Әтисе Нури ага да төшеп калганнардан булмый. Фин һәм Бөек Ватан сугышларындагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз орденына лаек булган. Тирсә МТСында трактор бригадасы бригадиры булып эшләгәндә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән. Менә шундый гади, эшчән гаиләдә үскән авыл малае Тирсә җидееелык мәктәбен тәмамлагач 14 яшендә беренче тапкыр берүзе Казанга чыгып китеп, фәкать үҗәтлеге, тырышлыгы белән үз юлын яра башлый. Кыскасы, тормышның төбеннән күтәрелә ул. Башта техник-электрик һөнәрен үзләштереп, романтика эзләп, Краснодар якларына эшкә китә. Аннан өч ел армия хезмәте. Дембель вакыты якынлашканда хәрби частьта Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтына (МГИМО)га укырга керергә теләүчеләргә юллама бирәчәкләрен әйтәләр. Мәскәүдәге мондый югары дәрәҗәле уку йортына атлыгып торучылар кырыклап җыела. Әмма солдатлар арасында чит телләр буенча якынча имтихан уздыргач, "нечкә иләк"тән өчесе генә уза. Шуның берсе немец телен яхшы гына белүче Кызыльяр егете Йолдыз була. МГИМО, аннан СССР Чит ил эшләре министрлыгының дипломатик академиясе, аспирантура...

    ИЛЛӘР ГИЗГӘН ДИПЛОМАТ

    Йолдыз Нуриевичның әлеге уку йортларын тәмамлагач узган хезмәт юлын яза башласаң, үзе - бер роман. Профессиональ дипломат якташыбыз Индонезия, Пакыстан, Румыния, Бангладеш, Непал, Шри-Ланка, Мальдива, Коломбода егерме елдан артык эшли. Гомумән, дипломатик хезмәте кырык елга сузыла. Инглиз, немец, гарәп, урду, хинди телләрен су урынына эчә. 65 яшендә дипломатик хезмәттән киткәч, Йолдыз әфәнде иҗат эшенә бирелә. Хезмәт биографиясенә дә нокта куймаган әле ул. Якташыбыз - Мәскәүдәге Океанология институты директоры ярдәмчесе. Аның дистәләгән китаплары дөнья күрде. Бигрәк тә әле быел гына Казанда нәшер ителгән "Восток глазами дипломата" китабының икенче чыгарылышы туган як, мәрхүм авылдашлары, нәсел-нәсәбе, Тирсә мәктәбендәге укытучылары турындагы хатирәләргә бай һәм кызыклы.

    ТУГАН ТЕЛ ОНЫТЫЛАМЫ СОҢ

    Әле узган атнада гына ТНВ каналында журналист Илдар Кыямов "Татарлар" тапшыруына кунакка Йолдыз әфәндене чакырган иде. Туган яктан чыгып киткәненә 66 ел гомер узса да, ничә еллар чит илләрдә, хәзер Мәскәүдә яшәсә дә, якташыбызның татар телендә матур итеп сөйләвен тын да алмый тыңладык. Татар шагыйрьләренең шигырьләрен, Әмирхан Еники әсәрләрен әле дә йотлыгып укуы татар җирендә яшәп тә кулына бер татарча китап алмаган кардәшләргә үрнәк булсын иде дә бит...

    - Читкә киткәч, туган тел онытыла дигән сүзгә ышанмагыз. Әнием телен ничек онытырга була?! Алтмыш елдан артык Татарстаннан читтә яшим бит менә. Мәскәүдә татарча сөйләшүчене очратсам, туганым кебек кочаклап аласым килә, - ди ул.

    Һаман да шулай гади, аралашучан, шат күңелле, оптимист әле якташыбыз. Хәтта шагыйрь авылдашы Фазыл Шәехнең шигырен инглиз теленә дә тәрҗемә иткән.

    Сиксәнендә дә, әнә шулай, матур гомер кичереп, җае чыккан саен Казандагы туганнары, галим дуслары, Әгерҗедәге сеңлесе Нилә апа белән Наил абый белән очрашуларга кайтып йөри әле Кызыльярның алтын йолдызы Йолдыз ага Хәлиуллин. Туган якларга кайтыр юлы озак еллар әле өзелмәсен иде бу легендар якташыбызның.

    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: