Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Риназ Шәнгәрәев хәрби формада туган авылы Кырындыга кайтты

Беренче карлыгач

Дүшәмбе көн узган чакырылышта беренче төркем белән юлга кузгалган Кырынды егете Риназ Шәнгәрәев хәрби формада туган авылы Кырындыга кайтты. Аны Әгерҗе вокзалында әти-әнисе, дуслары каршы алган. Бу көнне туган йортында чын бәйрәм рухы хөкем сөргән. 

–    Әти-әни, туган яклар сагындырды. Әниемнең тәмле аш-бәлешләрен бик юксындым, – ди Риназ. 

Ул хәрби бурычын Калининград өлкәсендәге Балтыйк флотында үтәгән. Диңгезче булу теләге тормышка ашканга бик сөенгән. 

–    Барысы да бик ошады. Тәртипкә дә өйрәнәсең, режимга да күнегәсең. Ашау ягы да зарланырлык түгел, – ди Риназ. 
Бер частьта Татарстаннан сигез егет хезмәт итү, аларның күбесе татарлар булу да ярдәм иткән. 

–    Бер-беребезгә һәрвакыт булышып тордык. Иң мөһиме, рәхәтләнеп туган телдә аралаштык, – ди ул. 
Киләчәктә дә күрешеп торырга сүз куешканнар. 

–    Армия – тормыш мәктәбе дип бик дөрес әйтәләр. Мине дә ул күп нәрсәгә өйрәтте. Физик яктан тагын да ныгып кайттым, холкымда да үзгәрешләр сизелә. Киләчәктә алга куйган максатларыма ныклы адымнар белән барырга телим. Чөнки минем хыялларым зурдан: югары уку йортын тәмамлыйсым, эшкә урнашасым, гаилә корасым, әти-әниемә ярдәм итеп яшисем килә, – ди Риназ. 

Әнә шулай, армиягә китүчеләргә нинди генә частька эләксәләр дә намус белән хезмәт итәргә, ә бурычларын үтәп туган якларга кайтканнарга матур хыялларын чынга ашырырга язсын. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев