Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Күз ачып йомганчы җыярсың бер чиләк

Җиләк пеште... Бакчаларда викторияләр өлгерде. Басу-кырларда кып-кызыл җир, каен җиләкләре мине өз дә мине өз дигәндәй кызыктырып торалар. Табигать нигъмәтләрен җыярга каладан кунаклар агыла, авыл кешесе, кырык эшен кырык якка ташлап, җиләккә чаба. Быел майда, июнь башында яңгырлар булмагач, җиләк аз, вак булыр дигән идек. Соңгы вакытта шифалы яңгырлар сөендерде....

Җиләк пеште... Бакчаларда викторияләр өлгерде. Басу-кырларда кып-кызыл җир, каен җиләкләре мине өз дә мине өз дигәндәй кызыктырып торалар.
Табигать нигъмәтләрен җыярга каладан кунаклар агыла, авыл кешесе, кырык эшен кырык якка ташлап, җиләккә чаба. Быел майда, июнь башында яңгырлар булмагач, җиләк аз, вак булыр дигән идек. Соңгы вакытта шифалы яңгырлар сөендерде. Тау итәкләрендә кып-кызыл эре-эре җиләкләр. Рәхәтләнеп җый да җый.
Әйдәгез, җиләк җыярга яратучылар, хәтта аны сатып гаилә бюджетына азмы-күпме керем алучыларга сүз бирик.

Ильяс МУЛЛАХМӘТОВ - Тәбәрле авылы:
- Бик күп ир-атлар җиләк җыярга яратмыйлар. Ә мин, киресенчә, җәй көне урман-кырлардан кайтып кермим. Кечкенәдән шундый булдым. Туган авылым Сокман, аның тирәсендәге Мукшур, Тәбәрле болыннарында, Әсән тарлавыгында, Сәет елгасы буенда, Чия тавында көннәр буе ауный-тәгәри җиләк җыя идек. Еллар үтсә дә, җиләк җыю иң яраткан шөгылемнең берсе булып калды. 10 көн каен җиләгенә йөрдем. Хәзер җир җиләгенә керештем. Хатыным Фәнилә өйдә булганда бергәләп барабыз. Гөрләшә-гөрләшә рәхәтләнеп җиләк җыябыз. Хатыным кайнатма да ясый, свежий килеш туңдырырга да куя, изеп аз гына шикәр комы салып суыткычта да саклый. Җәйге нигъмәтләрдән кыш буе сыйланабыз, җиләк вареньесы белән чәй эчкәндә кайчан җәй җитәр икән дип тә сөйләшеп алабыз. Читтә яшәүче балаларга күчтәнәчкә җибәрәбез кайнатмаларны.
Мин бит - әле оста гөмбәче дә. Озакламый гөмбә сезоны да башлана дип куанып йөрим.

Фәсилә САДРИЕВА - Шаршады авылы:
- Безнең гаилә өчен кызу эш чоры башланды. Җиләк сатып азмы-күпме акча эшләп калырга тырышабыз. Бу кәсеп белән 10 еллап шөгыльләнәбез. Быел да җиләк пешкәнне түземсезлек белән көтеп алдык. Ике атна элек каен җиләгенә йөри башладык. Аны җыю бер дә җиңел түгел. Әмма ирем Илшат, балаларыбыз Айгөл, Иршат һәм Илфат белән бергәләп йөргәчшактый җыела. Һава торышының да бик эссе булмавы ярдәм итә безгә. Көне-көне белән 20шәр литр каен җиләге җыябыз. Заказлар бик күп. Малайлар җиләк саткан акчаларын көнгә ничә тапкыр саныйлар микән... Үзләренә кием-салымга да, кирәк-яракка да җитә. Әле безнең дә аларга бурычка кергән вакытлар була. Шушы көннәрдә җир җиләгенә керешәчәкбез. Анысына да заказлар бар инде. Аннан гөмбәгә күчәбез. Кыскасы, җәй буе урманнан кайтып кермибез.

Ләйсирә ЙОСЫПОВА - Ижаудан кунакка кайтучы:
- Быел җәйге ялны җиләк өлгерә, печән хәзерли торган чакка туры китереп махсус алдым. Бу көннәрдә Исәнбай болыннарында рәхәтләнәбез җиләк җыеп. Дөрес, каен җиләгенә бер генә бардык. Ә җир җиләген көнгә 20шәр литр җыеп алып кайтабыз. Кечкенәдән җиләккә йөргәнгәдер инде, бер авырлыгын да сизмим. Әнкәйнең әнисе Галия әбиебезнең өлкән яшьтә дә җиләк басуыннан кайтып кермәвенә аптырый идек. Нинди челләләрдә дә ул җәяүләп җиләккә йөрде. Җиләк ишелеп уңа торган урыннарны аннан да оста белүче булмагандыр авылда. "Басуга чыксам, бөтен авыруларым онытыла", ди торган иде әби. Аңа ияреп без дә басуга чыгып китә идек. Әбидән калышмаска тырышып җиләк җыюлар - әле дә истә. Әнкәй дә әбигә ошаган. Җиләк пешә башлауга әткәйне "алып бар инде җиләккә" дип аптырата башлый иде. Кечкенә вакытта көнгә икешәр тапкыр җиләккә бара идек. Хәзер ул кадәр җиләкне кайларга куеп бетердек икән дип аптырыйм. Быел җир җиләген чистартып кайнатма ясадык, свежий килеш туңдырырга куйдык. Кышка җитәрлек булса да, кигәвеннәр үзәккә үтсә дә, күңел һаман җиләкле болыннарга ашкына. Шундый матур табигать кочагында җиләк җыю - үзе зур рәхәт ул.

Рәмзия ЗАРИПОВА - Әгерҗе шәһәре:
- Җиләк вакыты җитү белән Сарсак-Омга мәктәбендә бергә укыган сабакташым, гаилә дустыбыз Галимҗан Гыйльфанов белән бергә мари болыннарына җиләккә йөргән чаклар искә төшеп сагындыра. Ул атна башында ук "Бар эшне ташлап, бу ялларда җиләккә барабыз", дип кисәтеп куя иде. Ә аның җиләкне шулхәтле тиз һәм чиста итеп җыюына теләсә кайсы хатын-кыз кызыгырдай. Басуга барып җитү белән ул әллә кая югала һәм күп тә үтми, бөтен болынны яңгыратып: "Кызлар, минеке тулды, кайтабызмы?" - дип кычкыра иде. Ә без "телсез" калабыз, чөнки безнең чиләкнең яртысы гына тулган була. Бер чиләгебез тулганчы, ул инде икенчесен тутырып чыга иде. Ир-атның күбесе, гомумән, җиләк җыярга яратмый. Ә Галимҗанның шулай бик тиз чиләген тутыруына җиләк, гөмбә җыярга яратучы 80 яшьлек күрше Вәзирә әбиебез дә шакката иде.
Җиләкче дустыбыз Галимҗан турында узган заманда язу бик авыр. Ул 50 яшендә арабыздан китеп барды. Тукай урамындагы күршеләрен җыеп җиләккә йөрергә яратучы, райондагы, Ягандагы җиләкле болыннарны яхшы белүче Вәзирә әбиебез дә юк инде. Аларның вафатына биш елдан артып китсә дә, җиләкле болыннарда йөргәндә гел Галимҗан белән Вәзирә әбине искә алам...
Бу ялларда бар эшне ташлап, Кырынды, Кичкетаң якларына җиләккә китәргә исәп.

Ххх
Җиләк вакыты - санаулы гына көннәр ул. Җыеп калырга, тәмле кайнатмалар ясап калырга ашыгыгыз.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев