Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Лагерьларда мең ярым бала ял итәчәк

Бусагада - җәй. Мәктәпләрдә укулар тәмамланды. Димәк, җәйге ялга таралышыр вакыт җиткән. Быел районыбыз балалары кайларда ял итә соң? Бу хакта Яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева сөйли. - Сөйли башлаганчы ук шунысын искәртәм: райондагы лагерьларга юлламалар юк инде. Күпләр, җәйге ялны алдан ук кайгыртып, юлламаларны хәтта март айларында ук...

Бусагада - җәй. Мәктәпләрдә укулар тәмамланды. Димәк, җәйге ялга таралышыр вакыт җиткән. Быел районыбыз балалары кайларда ял итә соң?
Бу хакта Яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева сөйли.
- Сөйли башлаганчы ук шунысын искәртәм: райондагы лагерьларга юлламалар юк инде. Күпләр, җәйге ялны алдан ук кайгыртып, юлламаларны хәтта март айларында ук алу хәстәрен күрделәр.
Быел балаларның ялын оештыру Программасы кысаларында районыбызда түбәндәге лагерьлар эшли:
Мәктәп яны лагерьлары. 22 шундый лагерда бер меңнән артык бала ял итәчәк. Лагерьлар үз эшен 8 июньдә башлап җибәрә.
Ял һәм хезмәт лагере. Авыл мәктәпләре базаларында оештырылган 9 лагерьга 100 укучы йөриячәк. Әлеге лагерьлар да 8 июньнән эшли башлый.
"Алмалы" лагере. Биредә ике сменада 130 бала ял итеп сәламәтлеген ныгытачак. I смена 16 июньнән 6 июльгә кадәр, икенчесе - профильле смена - 10 июльдән 27 июльгә кадәр эшли. Профильле сменада балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары ял итәчәк.
Палаткалы лагерь. "Лабиринт" палаткалы лагеренда 6 -10 июль көннәрендә 30 укучы ял итәчәк. Быел палаткалы лагерьны Көчек авылы җирлегендә урнаштыру планлаштырыла.
Башка лагерьлар. Халыкны социаль яклау идарәсе 200 баланы республика санаториеларына ялга җибәрүне оештыра. Шулай ук идарә ярдәме белән 20 инвалид бала республиканың тернәкләндерү үзәкләрендә савыгу алачак.
20 июньнән 21 июльгә кадәр Минзәләдә балалар өчен дүрт сменада хәрби-патриотик палаткалы лагерь эшли. Анда егет-кызлар парашют спорты, автоэш, тактик хәзерлек нигезләрен өйрәнәчәк. Әлеге сменада ял итәргә теләкләре булганнар безгә 21788, 24981 телефоннары аша шалтырата алалар.
Ял мәйданчыклары. Җәйге айларда "Ровесник" Яшүсмерләр клубы каршындагы мәйданчык эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә, җомга көн сәгать 12дән 4кә кадәр сезне көтә, балалар. 4нче шәһәр мәктәбе янындагы мәйданчык та дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә көндезге сәгать 3тән 5кә кадәр - сезнең карамакта.
3нче шәһәр мәктәбе янындагы мәйданчыкта ял оештыруга "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җаваплы. Әлеге мәйданчык сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә 14.00-16.00 сәгатьләрдә эшли. Биредә бушлай роликларда, велосипедта йөрергә мөмкин булачак.
Күргәнегезчә, ял файдалы һәм күңелле булсын өчен, мөмкинлекләр җитәрлек. Җәйнең һәр мизгелен истә калырдай итеп уздырырга тырышыгыз, кадерле укучылар. Җәй - ял итү, сәламәтлекне ныгыту, яңа дуслар табу, алдагы уку елына көч туплау өчен менә дигән чор бит ул!
Сүз уңаеннан.
Җәйге чорда Менделеев мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалы 228 яшүсмернең вакытлыча эшкә урнашуын оештыра. Әлеге яшүсмерләр, нигездә, мәктәпләрдә эшләячәк.
Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев