Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Үлчәүләргә сыймас сабырлык

"Ак яулыклы бу әбиләребездәге яктылык, нур озак вакытлар күңелләребезне җылытып торыр әле", - диде район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов Мордывый авылының тыл һәм хезмәт ветераны Наҗия әби Сибгатованы 90 яшьлек юбилее белән котлаганда. Чыннан да, Биектауда гомер кичерүче, узган ел шулай ук 90 яшен тутырган кодагые Салисә Хәлитова белән әнә...

"Ак яулыклы бу әбиләребездәге яктылык, нур озак вакытлар күңелләребезне җылытып торыр әле", - диде район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов Мордывый авылының тыл һәм хезмәт ветераны Наҗия әби Сибгатованы 90 яшьлек юбилее белән котлаганда.
Чыннан да, Биектауда гомер кичерүче, узган ел шулай ук 90 яшен тутырган кодагые Салисә Хәлитова белән әнә ничек балкып утыралар табын түрендә!
- Безнең әни гомер буе искиткеч сабыр, түзем булды. "Авызы тулы кан булса да төкермәс" дип нәкъ менә аның кебекләр турында әйтәләрдер. Бу йортка килен булып төшкәнемә 40 елга якын инде. Аның тавышын аз гына күтәргәнен дә хәтерләмим. Әнинең бервакытта да кеше сөйләмәве, гайбәттән читтә торуы да күп каенананалар өчен үрнәк, - ди килене Эльза.
Үсмер еллары, яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән Наҗия апаны тормыш сабырлыкка үзе өйрәткәндер, мөгаен.
- Әни 7нче сыйныфны тәмамлагач ук колхозга счетовод булып урнаша. Аннан соңгы елларда мәктәптә, Тирсә авыл советында бухгалтер булып эшләгән әнинең саннарны хәтердән кушу, алуына, хәтта бүлү, тапкырлавына бик тә гаҗәпләнә идем балачакта. Тирсә авыл җирлегенә керүче авыллардагы һәр кешенең тулы исеме, фамилиясе, әтисенең исемен генә түгел, хәтта туган елы, көненә кадәр хәтердән әйтеп бирүенә дә ничек сокланмыйсың инде?! - дип кушыла улы Сирин.
Бөек Ватан сугышыннан исән-имин кайткан Гата белән гаилә корып, өч балага тормыш бүләк иткәннәр алар. Ветеран иренең бакыйлыкка күчкәненә дә 35 ел инде. Алмаз, Люция, Сирин гаиләләренең бик тә тату, дус, кайгыларын да, шатлыкларын уртаклашып гомер кичерүенә мәрхүм әтиләренең рухы бик тә сөенәдер.
- Туган йортыбызга гомер буе ашкынып кайтабыз. Без генә түгел, балаларыбыз, оныкларыбыз да шушында кайтырга атлыгып торалар, - диләр Ижауда яшәүче кызлары Алмаз белән Люция. Ә Мордывыйдагы төп йортта исә гомер буе тырышып, хезмәт белән көн күрергә күнеккәннәр.
- Мал асрап көн күрүче гаиләгә килен булып килгәч, сыер саварга, сөтне сепаратордан аертырга өйрәтүчем әни булды. Каенанам мине камыр пешерү серләренә дә, хуҗабикә белергә тиешле башка бик күп нечкәлекләргә дә төшендерде. Шуңа мин аңа бик тә рәхмәтле, - ди килене Эльза. Алар исә үз балаларын өлкәннәргә итагатьле, мәрхәмәтле итеп тәрбияли алганнар. Үз гаиләләре белән Ижауда яшәүче балалары Гөлназ, Айрат, Ринатның ике әбиләре өчен дә өзелеп торулары, кунакка кайтканда да иң элек әбиләре белән күрешергә, аларның хәл-әхвәлен белергә ашыгулары шул хакта сөйли.
- Әни үзе дә гомере буе безнең өчен яшәде. Әнә, газиз улыбыз Айдар вафат булгач, мине тынычландыруның нинди генә юлларын эзләмәде?! Безгә сиздермәскә тырышса да, үзе дә эчтән сызгандыр инде, каты гына авырып китте, - ди кызы Алмаз. Әйе, соңгы елларда сәламәтлеге нык кына какшаган Наҗия әбинең. Ә менә күзләрендәге яктылыкның нуры сүнмәгән. Юбилее көнендә сөекле балалары янәшәсендә балкып утырганда да күзләреннән илаһи нур бөркелә иде. Әлеге нур яктысында гомере буе озата баручы сабырлык та, тормышына шөкер итү хисе дә, балаларына хәер-фатиха да ярылып ята. Соңгысы Наҗия әбине картлык көнендә хөрмәтләп тәрбияләүче ул-кызлары өчен аеруча мөһим. Чөнки тормышыбызның асылы, мәгънәсе дә әти-әниләребезнең хәер-фатихасын алып калудан гыйбарәт бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев