Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

ЛДПР поезды - Әгерҗедә

24 октябрьдә көндезге 11 сәгать 25 минутта Әгерҗегә ЛДПРНың махсус поезды килде. Әлеге поездда Россия Дәүләт Думасындагы партия фракциясе депутатлары һәм партиянең Үзәк аппараты юристлары 15 сентябрьдән алып Россиянең 47 регионында халык белән очрашулар уздыралар. Поезд Әгерҗедә дә 40 минут торды. Кемнәрдер Жириновскийның үзен күрергә килгәннәр, кайберәүләр үзләрен борчыган проблемаларны...

24 октябрьдә көндезге 11 сәгать 25 минутта Әгерҗегә ЛДПРНың махсус поезды килде.
Әлеге поездда Россия Дәүләт Думасындагы партия фракциясе депутатлары һәм партиянең Үзәк аппараты юристлары 15 сентябрьдән алып Россиянең 47 регионында халык белән очрашулар уздыралар. Поезд Әгерҗедә дә 40 минут торды. Кемнәрдер Жириновскийның үзен күрергә килгәннәр, кайберәүләр үзләрен борчыган проблемаларны хәл итүләрен сорап хатлар язганнар иде. Кызганычка, беренчеләренең хыяллары чынга ашмады. Бу юлы Владимир Жириновский Әгерҗегә килмәгән иде. Халык мөрәҗәгатьләр кабул итүчеләр яныннан өзелмәде. Әнә, 70 яшьлек Валя түти чарасызлыктан килгән.
- Пугачеводагы шартлаулар вакытында балконымның тәрәзәләре коелган иде, аңа чыга торган ишек тә ябылмый башлады. Балкон тәрәзәләрен куйдылар, әмма ишекне төзәтмәделәр. Мин - ялгыз карчык. Кышны ничек чыгармын дип борчылам, - диде.
Мөрәҗәгатьләрнең берсе дә җавапсыз калмаячагын ышандырдылар депутатлар. Халык ЛДПР партиясенең бүләкләренә дә сөенде. Хушбуй, кепка, ручка-дәфтәрләр - ниләр генә юк иде очрашудан кайтучылар кулында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев