Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Лена Шагыйрьҗан вафат

    Бүген Казан хастаханәләренең берсендә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Лена Шакирҗанованың (әдәби тәхәллүсе - Шагыйрьҗан) гомере өзелде. Лена ханымга 72 яшь була. Ул Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туган. Лена Шакирҗанованың беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларында район газетасында һәм «Пионер» («Ялкын») журналында басыла. 1970 елдан бирле шигъри...

    Бүген Казан хастаханәләренең берсендә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Лена Шакирҗанованың (әдәби тәхәллүсе - Шагыйрьҗан) гомере өзелде.

    Лена ханымга 72 яшь була. Ул Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туган. Лена Шакирҗанованың беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларында район газетасында һәм «Пионер» («Ялкын») журналында басыла. 1970 елдан бирле шигъри цикллары белән даими рәвештә «Казан утлары», «Азат хатын» журналларында һәм республиканың башка көндәлек матбугат органнарында катнашып килә. 1977 елда шагыйрәнең әсәрләре «Кызлар җыры» исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла, ә 1982 елда «Мөлдерәмә күңел» дигән мөстәкыйль китабы дөнья күрә.

    Л. Шакирҗанова - нигездә, лирик-публицистик шигърият тарафдары. Шәхси кичерешләрен ул заманның иҗтимагый фикере, әхлак проблемалары белән тыгыз бәйләнештә бирергә омтыла. Шигъри стиле йөгерек, пөхтә, тормышчан детальләр һәм халыкчан гыйбарәләр, бизәкләр муллыгы белән аерылып тора.

    «Боҗра вә Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар», «Сагынмалык: Истәлекләр, багышламалар» җыентыклары өчен Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова 2011 елда Г.Тукай премиясенә ия була. 2016 елда «Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен» Татарстан Республикасының халык шагыйре исеме бирелә.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: