Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Летай – ТВ” безгә дә килеп җитте

Ноябрь аенда Бима авылына гражданнар җыелышына килгәндә кабель сузучы элемтәчеләрне күреп, район башлыгы Фәрит Габбасов "Монда нәрсә булачак?" дип сораган иде. Егетләр "Санлы телевидение өчен кабель сузабыз", - диделәр. "Менә бит могҗиза! Биш ел элек санлы телевидение турында шәһәр кешесе дә хыялланмагандыр. Ә бүген ул авылга да килеп җитте.бит!" дип...

Ноябрь аенда Бима авылына гражданнар җыелышына килгәндә кабель сузучы элемтәчеләрне күреп, район башлыгы Фәрит Габбасов "Монда нәрсә булачак?" дип сораган иде. Егетләр "Санлы телевидение өчен кабель сузабыз", - диделәр. "Менә бит могҗиза! Биш ел элек санлы телевидение турында шәһәр кешесе дә хыялланмагандыр. Ә бүген ул авылга да килеп җитте.бит!" дип шаккатуын белдерде район җитәкчесе.
Әйе. Бүген авылда да аклы-каралы телевизор караучы юктыр инде. Ләкин төсле телевизордан гади антенна ярдәмендә берничә канал гына карап була. Бу очракта ярдәмгә спутник антеннасы, кабельле телевидение ярдәмгә килә. Хәзер инде менә санлы телевидение дә килеп җитте. "Летай - ТВ"ны безнең районда да тормышка ашыру өчен районның ераклыгы һәм озынга сузылуы берникадәр кыенлыклар тудырса да, "Таттелеком" ярты юлда тукталып калмады. Җепсел-оптик кабель сузу, яңа җиһазлар урнаштыру, бездә, башка районнар белән чагыштырганда, шактый кыйммәткәрәк төшә. Шулай булса да "Таттелеком" халык өчен барысын да эшли", - ди район электр элемтәсе узелы начальнигы Илнур Хәсәнов.
Әгерҗедә "Летай - ТВ" узган ел барлыкка килде. Элемтәчеләр башта үз хезмәткәрләренә тоташтырып карадылар. Өч ай күзәткәннән соң санлы телевидениенең бик күп уңай якларын ачыклаганнар. Тавышы, сурәте яхшы сыйфатлы, карарга теләгән тапшыруыңны онытмасын өчен искә төшереп торуы, видеопрокат, һава торышы белән даими танышып тору, яңалыклар лентасы, радио һ. б.лар. Мәсәлән, "Видеомагнитофон" хезмәте үзең теләгән тапшыруны уңайлы вакытта карау мөмкинлеге бирә. "Стоп кадр" хезмәте белән тапшыруны теләсә кайсы вакытта туктатып, үзең теләгәндә тагын кабызып карарга була. "Вчера сегодня" хезмәте теләсә нинди тапшыруны ике көн дәвамында күп тапкырлар карау мөмкинлеге бирә. Тагын бик күп уңайлыклары бар "Летай - ТВ"ның.
Безнең районда 1161 абонент "Летай - ТВ"га тоташкан инде. Шуның 708е - шәһәрдә, 453е - авылларда. Элемтә узелы районны өч зонага бүлә: Тирсә, Исәнбай, Красный бор. Узган атнада РУЭС хезмәткәрләре "Летай - ТВ"ны халыкка аңлату өчен авылларга чыктылар. Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү офисы начальнигы Резеда Галиуллина авыл кешеләрен санлы телевидениенең уңайлыклары, яңа төр хезмәтләре турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.
"Бу телевидениегә тоташканнан соң тавыш, сурәт буенча сораулар булса - 11818, "Летай - ТВ"га тоташырга теләүчеләр исә 11808 телефонына шалтыратып, сорауларына җавап алалар", - диде Резеда Галиуллина. Шунысы да бар: санлы телевидение спутник антеннасына караганда арзанракка төшә. "Аны урнаштыру - 4650 сум. "Твой выбор" пакеты буенча бер түләүле каналны тоташтырсагыз, 11 федераль канал бушлай була. Мәсәлән, күпләр яратып карый торган "Звезда" каналына түләү - айга нибары 6 сум.
Хөрмәтле әгерҗелеләр! Яңа ел алдыннан гаиләгезгә бүләк ясагыз: "Летай - ТВ"ны сайлагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев