Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлфирә Низамова: "Булдырдылар!"

    Боз өстендә көрәш тәмам! Яңа җиңү! Яшьләр тама... Күңел тула, җанга рәхәт... Илен яклый егет - солдат! Боз өстендә шар тәгәри Уяу тора сакчы-капка... Тик шулай да безнекеләр Сер бирәме инде ятка!? Соңгы мизгел, соңгы минут Шар тәгәри арлы-бирле... Һәм ниһаять! Безнекеләр! Булдырдылар! Җиңде, җиңде! Бөркетсыман ут егетләр Алар елый......

    Боз өстендә көрәш тәмам!
    Яңа җиңү! Яшьләр тама...
    Күңел тула, җанга рәхәт...
    Илен яклый егет - солдат!

    Боз өстендә шар тәгәри
    Уяу тора сакчы-капка...
    Тик шулай да безнекеләр
    Сер бирәме инде ятка!?

    Соңгы мизгел, соңгы минут
    Шар тәгәри арлы-бирле...
    Һәм ниһаять! Безнекеләр!
    Булдырдылар! Җиңде, җиңде!

    Бөркетсыман ут егетләр
    Алар елый... шатлык яше
    Туган илгә тап төшерми
    Җиңеп кайту - егет эше!
    Булдырдылар!

    Әлфирә НИЗАМОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: