Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Өлкәннәр – олимпиадада

Әгерҗедән Надежда МЕШКОВА һәм Тамара ГОЛОСЕЕВА Казанда өлкәннәр арасында уздырылган II республика IT-Олимпиадасында катнаштылар. Бу өлкән яшьтәге ханымнар узган ел "Интернет-озак яшәү" акциясе кысаларында компьютер серләренә төш енгәннәр инде. Быел исә алар республика бәйгесендә "имтихан" тоттылар. Казанга җыелган йөздән артык катнашучы белән беррәттән белемнәрен күрсәтү җиңел булмады. Әмма аларга бу...

Әгерҗедән Надежда МЕШКОВА һәм Тамара ГОЛОСЕЕВА Казанда өлкәннәр арасында уздырылган II республика IT-Олимпиадасында катнаштылар.

Бу өлкән яшьтәге ханымнар узган ел "Интернет-озак яшәү" акциясе кысаларында компьютер серләренә төш
енгәннәр инде. Быел исә алар республика бәйгесендә "имтихан" тоттылар. Казанга җыелган йөздән артык катнашучы белән беррәттән белемнәрен күрсәтү җиңел булмады. Әмма аларга бу бәйгедә катнашу бик ошады.
Беренче көнне пенсионерлар өчен Казан буенча экскурсия оештырылды. Икенче көнне алар Универсиада авылында һәм Казан федераль университетының IT-лицеенда булдылар.
- Бу заманча уку йортын таң калып карап йөрдек, - диделәр алар соңыннан Россиядә тиңе булмаган лицейның нәкъ менә Татарстанда булуы белән горурлануларын белдереп.
Олимпиадада белемнәрен сынарга килүчеләрне Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сәламләде.
- Өлкән яшьтә дә заманча техниканың нечкәлекләрен өйрәнүегезгә, сезнең үҗәтлегегезгә гаҗәпләнми мөмкин түгел, - диде ул.
Өлкәннәр биремнәрне үтәгәндә дә сынатмадылар. Берсеннән-берсе уздырып интернет ресурслардан файдаланып Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап открыткалар ясадылар. Дусларына язган Казан турындагы хатлары да бик кызыклы килеп чыкты. Аннан таблицага бер атналык чыгымнарын исәпләп тутырдылар. Соңгы вакытта бик популярлашкан Дәүләт хезмәтләре порталына кереп тә фикерләрен калдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев