Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мадыктан Любовь Ильинаны Чәчәкләр патшабикәсе дип йөртәләр

Кемнәрдер өчен бер кирәксез булган пластмасс шешә, капкач, төрле савытлардан могҗиза тудыра ул. Күз явын алырлык чәчәкләр өен, ишегалдын, бакчаларын бизи. Мадык авылында яшәүче Любовь ИЛЬИНА һәр көнне матур уй-хыялларга бирелә дә, шуларны тормышка ашыру өчен көннәрен генә түгел, төннәрен дә эшли. Аны авылда "чәчәкләр патшабикәсе" дип тә йөртәләр. Әле...

Кемнәрдер өчен бер кирәксез булган пластмасс шешә, капкач, төрле савытлардан могҗиза тудыра ул. Күз явын алырлык чәчәкләр өен, ишегалдын, бакчаларын бизи. Мадык авылында яшәүче Любовь ИЛЬИНА һәр көнне матур уй-хыялларга бирелә дә, шуларны тормышка ашыру өчен көннәрен генә түгел, төннәрен дә эшли.

Аны авылда "чәчәкләр патшабикәсе" дип тә йөртәләр. Әле иртә язда ук аның капка төпләрен, ишегалларын үзе ясаган чәчәкләр бизи иде инде. Ә өйгә кергәч чәчәкләр болынына эләккәндәй буласың. Матурлыкка гашыйк ханымның хәтта савыт-сабалары да, күлмәкләре дә чәчәкле.

Ишегалдындагы корылмаларның стеналары да аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән. Ә менә монысы - күл, анда пар аккош йөзә.

- Бу эшне башкару өчен картон, майонез банкасы капкачлары, буяудан бушаган савыт кирәк булды, - ди кул эшләре остасы.

Һәрберсен зур осталык белән җиренә җиткереп ясаган ул. Менә шул тырышлыктан могҗиза туган да инде.

- Гомер буе хыялландым кул эшләре белән ныклап шөгыльләнергә. Хыялларым пенсиягә чыккач кына тормышка аша башлады. Әнием дә бик оста иде. Каз каурыйларыннан бик матур чәчәкләр ясый иде ул. Кечкенә вакытта без ул бәйләгән оекбаш, кофталарны яратып кидек. Хәзер үзем якыннарымны сөендерәм, - ди Любовь ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев