Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Максатлары – юлда иминлекне саклау

Икенче категорияле бүлекләр арасыннан Әгерҗе районы ЮХИДИ бүлекчәсе янә иң яхшылар исемлегендә урын алды һәм узган елның алты ае күрсәткечләре буенча беренче урынга лаек булды. Автоинспекторлар Рәшит ӘЛМӨХӘММӘТОВ, Илназ ГАТИНга күчмә вымпел һәм акчалата премияне ЮХИДИ ветераннарынының Татарстан төбәкара оешмасы рәисе Иван Гафуров тапшырды. - Бу премия Әгерҗе экипажына беренче...

Икенче категорияле бүлекләр арасыннан Әгерҗе районы ЮХИДИ бүлекчәсе янә иң яхшылар исемлегендә урын алды һәм узган елның алты ае күрсәткечләре буенча беренче урынга лаек булды.
Автоинспекторлар Рәшит ӘЛМӨХӘММӘТОВ, Илназ ГАТИНга күчмә вымпел һәм акчалата премияне ЮХИДИ ветераннарынының Татарстан төбәкара оешмасы рәисе Иван Гафуров тапшырды.
- Бу премия Әгерҗе экипажына беренче тапкыр гына бирелми инде. Сезнең районда ЮХИДИ бүлекчәсенең хезмәте, чыннан да, яхшы оештырылган. Район юллары бик озын булуга карамастан, юл-транспорт һәлакатләре саны кими. Соңгы араларда транспорт чараларын эзләүгә игътибар бераз кимегән, тик башка күрсәткечләргә тел-теш тидерерлек түгел. Теләгем шул гына: киләчәктә полициянең участок вәкилләре белән бергәләп эшләвегезне тагын да активлаштырыгыз. Чөнки һәлакәтләрнең күбесе нәкъ менә авыл юлларында теркәлә. Участок вәкилләрен дә ЮХИДИ линиясе буенча иң яхшылар исемлегендә күрәсе иде, - диде ул.
Әлмөхәммәтов һәм Гатин экипажы тарафыннан узган елның алты ае эчендә .... тәртип бозу очрагы ачыкланган. Бу Рәшит өчен икенче җиңү булса, Илназ өчен әле тәүгесе генә. Бүләкне алгач, Илназ тантаналы рәвештә "Ватанга хезмәт итәм" дигән традицион сүзләрне кабатлады. Гади генә кебек тоелган бу сүзләр артында автоинспекторларның бик тә тынгысыз, авыр да хезмәте ята. Алар көндез дә, төнлә дә - хезмәт постында. Төп максатлары - кемнедер җәзага тарту түгел, юл һәлакәтләрен киметү, кеше гомерләрен саклап калу.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев