Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Мәктәп-интернатка яңа заманча җиһаз сатып алынган

Мәктәп тормышы үзгәрде

Әйтегез әле, сезне нәрсә тынычландыра? Йолдызлы күк йөземе? Рәхәт көйме? Бассейнмы?.. Ә менә мәктәп-интернат укучыларының быелдан башлап фибродуш алып, музыкаль креслога утырып, коры бассейнга ятып ял итү мөмкинлекләре барлыкка килгән. 

Быел Әгерҗе сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернаты “Заманча мәктәп” федераль проектына кертелгән. Гадәти мәктәпләрдә әлеге проект кысаларында “Үсеш ноктасы” үзәкләре барлыкка килсә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле (ОВЗ) балалар өчен үзгә программа тәгаенләнгән. Ул “Доброшкола” дип атала.     

–    Әлеге проект 2019 елдан бирле гамәлдә. 2022 ел җиңелләрдән булмаса да, Татарстан Хөкүмәте сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен ике мәктәп-интернатны проектка кертү мөмкинлеге тапкан. Аның берсе – Казанныкы, икенчесе – безнеке, – дип сөйли директор Фәридә Закирова. – “Доброшкола” программасы кысаларында ремонтка, кабинетларны җиһазландыруга 8 миллион сум акча бүленде. Без илебез, республикабыз җитәкчелегенә бик тә рәхмәтле.

Учреждениенең 50 еллыгына да зур бүләк булды ул. Мәктәп тормышы сизелерлек үзгәрде. Балаларның укуга, иҗади һәм спорт ягыннан үсүгә омтылышлары барлыкка килде. Сер түгел: бездә үзенчәлекле балалар белем ала. Заманча җиһазланыш күрсәткечләр буенча үсү мөмкинлеге бирә. Әйтик, балалар логопед, психолог янына шәхси занятиеләргә йөриләр. Хәзер әлеге кабинетлар заманча җиһазландырылган. Без ышанабыз: баланың үсеш процессы да тизрәк барачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев